Пенсияләргә икенче индексация 1 апрельдә үтәчәк

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Пенсияләргә икенче индексация 2017 елның 1 апрелендә үтәчәк. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде, дип хәбәр ителә russian.rt.com сайтында.

Беренче индексация 1 февральдә булыр дип көтелә. Ике индексацияне исәпләсәң, пенсияләр 5,8 процентка артырга тиеш. Министр аның өчен кирәкле ресурслар федераль һәм төбәк бюджетларында бар, дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International