Кече Чынлы егетләре район данын яклады

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Көннәрдә Шушы, Апас районы Татарстан Республикасының муниципаль Иделаръягы зонасына кергән районнарның иң оста көрәшчеләрен җыйды.

Анда әлеге район башлыгы кубокларына оештырылган ярышларда 1999 елда туган һәм аннан да яшерәк көрәшчеләр келәм тотты. Чүпрәле районы данын, нигездә, тренер Радик Низамов өйрәтеп үстергән Кече Чынлы авылы спортчылары яклады. Әйтергә кирәк, әлеге команда көрәшчеләре тирә - күрше республика һәм өлкә келәмнәрендә бил алышып шактый ук дәрәҗәдә тәҗрибә тупларга да өлгерде. Араларында көрәш буенча спорт остасына кандидатлар да бар. “Без теләсә кайсы ярышка ныклап әзерләнәбез. Күнегүләрне дә күберәк үткәрергә тырышабыз. Дә теләми Көрәшчеләребез сынатырга, ихтыяр көче булганда гына җиңүгә ирешеп була”,- ди Радик Исмәгыйлович. Әлеге турнирда да унга якын команда арасында кечечынлылылар лаеклы рәвештә икенче урынны яулыйлар. 60 һәм 46 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Раиль Айндинов белән Илдар Басыйров барлык көндәшләрен отып турнир чемпионы исеменә лаек булалар. Наил һәм Фаил Низамовлар - икенче, Раил Камалов белән Раил Сабитов үз авырлыкларында өченче урынга чыгалар. Җәббаров һәм Илназ Нияз Рәимов та матур алымнар күрсәтә. Көрәшчеләребезгә алдагы ярышларда да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International