Урманчылар Яңа ел бәйрәмнәрендә чыршыларны рөхсәтсез кисүнең 18 очрагын ачыклаган

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда чыршыларны һәм башка ылыслы агачларны законсыз кисү очракларын кисәтү максатында урманчылыкларда эшләүче хезмәткәрләрдән торган мобиль патруль төркемнәре төзелгән иде. Урман кишәрлекләрендәге патруль эшләре Россиянең Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы территориаль органнары хезмәткәрләре белән берлектә башкарылды. 2016 елның декабрендә инспекторлар һәм урманчылар тарафыннан барлыгы 1116 рейд үткәрелде, чыршыларны һәм башка ылыслы агачларны законсыз кисүнең 18 очрагына тап булды, дип хәбәр итә Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Яңа ел чорында кешеләрнең урманнарда рөхсәтсез барлыгы ылыслы 20 агач кискәне ачыкланган. Китерелгән зыянның гомуми күләме – 48,3 мең сум.

Шунысын да әйтергә кирәк, ылыслы яшь агачларны саклау һәм аларны законсыз кисүләрдән саклау өчен, Яңа ел алдыннан Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 2016 елның 2 ноябреннән башлап, яңа ел чыршыларын, наратларны сату-алу турында шартнамә төзү хокукын сату буенча аукцион үткәргән иде. Аукционга тулаем алганда 285,4 мең сумлык 16,5 мең данә ылыслы агач, 43 тонна ылыслы ботак куелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International