Татарстанда мәктәп укучыларының каникулларын урамдагы кышкы суыкларга карамастан, рәсми рәвештә озынайтмаячаклар, бүгеннән укулар башланды, дип хәбәр иттеләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан “Татар-информ”га.
“Һәр мәктәп мондый карарны үзе чыгара, министрлык тәкъдимнәр генә кертә ала”, – дип министрлыкта аңлаттылар.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы искәрткәнчә, дәресләр түбәндәге очракта кичектерелергә мөмкин: шәһәрдә 1-4 сыйныфлар һава торышы -25 градус булганда, авылларда -23 градус булганда укырга килми; 5-9 сыйныфлар шәһәрдә -27 градус булганда, авылда -25 градус булганда, ә 10-11 сыйныфлар шәһәрдә -32 градус булганда, авылда -30 градус булганда мәктәпкә бармаска хокуклы.