Республикада салкын һава торышы урнашу сәбәпле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән температуралы һава торышы вакытында дәресләр үткәрелмәү турында хәбәр итә.
Авыл мәктәпләре өчен: 1-4 сыйныфларда - 23 С салкында дәресләр үткәрелми; 5-9 сыйныфларда - 25 С; 10-11 сыйныфлар - 30 С салкын булганда дәресләр булмый. Шәһәр мәктәпләре өчен: 1-4 сыйныфлар - 25 С салкында мәктәпкә килмиләр; 5-9 сыйныфларга - 27 С булганда; 10-11 сыйныфларга - 32 С салкында өйдән чыкмаска киңәш ителә.
Моңа өстәп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы -25 С тан түбән температура булган очракта балаларны автобусларда йөртүне һәм районнан читкә чыгуны туктатырга киңәш итә.