Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанның 3,1 млрд сумлык инвестицион проектын хуплады

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының агросәнәгать комплексына кредит бирү мәсьәләләрен җайга салу комиссиясе Татарстанның 51 инвестицион проектын хуплады, аның гомуми суммасы - 3,1 млрд сум. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Барысы 127,9 млрд сум акча кертүне күздә тоткан 732 инвестицион проект хупланды.

Комиссия утырышында икътисад һәм агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме департаменты директоры Наталия Чернецова аңлатканча, инвестицион проектларның күпчелеге Идел буе (243 проект) һәм Үзәк (155 проект) федераль округлардан тәкъдим ителгән. Кредит күләме буенча федераль округлар арасында лидерлар исәбендә Үзәк (72,7 млрд сум) һәм Төньяк Кавказ (18,9 млрд сум) округлары санала.

Тәкъдим ителгән проектларның күпчелеге өч юнәлешне өстен иткән: предприятиеләр тарафыннан техник һәм технологик модернизацияләү – 461 проект (24,5 млрд сумга), сөт терлекчелеге – 107 проект (19,7 млрд сумга) һәм нәсел продукциясе сатып алуга – 95 проект (3,9 млрд сумга).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International