Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быелдан ташламалы кредит алу мөмкинлегенә ия

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

2017 елдан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ташламалы кредит алу өчен яңа буенча механизм гамәлгә керәчәк. 2016 елның 29 декабрендә РФ Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев моңа бәйле рәвештә 1528 нче номерлы карарга кул куйган.Аның нигезендә, кредитларның еллык ставкалары 5 проценттан да артмаска тиеш.

Әлеге буенча карар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә,шәхси эшмәкәрләргә кредитлар биреп, кредитлар буенча керемнәрне тиешенчә ала алмаган финанс оешмаларына федераль бюджеттан субсидияләр бүлеп бирү кагыйдәләре расланган.

Карарның 6 нчы пункты исә финанс оешмаларының 20 процент акчаларын кече хуҗалыкларга юнәлдерергә мәҗбүр итә. Бу норма Россия крестьян (фермерлык) хуҗалыклары ассоциациясе тәкъдиме белән кертелгән.

Кредит бирүдә механизм яңа авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр өчен кредит алуны гадиләштерергә, кредитлар хезмәт күрсәтү киметергә чыгымнарын буенча, хуҗалыкларның модернизациясен тизләтергә ярдәм итәчәк. Быелдан алып, процент ставкалары буенча компенсация субсидияләре турыдан-туры банк-агентларга юлланачак.

“Земляки” Владимир Аппаков крестьян хуҗалыгы җитәкчесе фикеренчә, мондый түбән ставкалар белән кредит алу мөмкин түгел. “Мин үзем бу эш белән шөгыльләнгәнем бар инде, карадым эшләп. Ул кредитларны алып инвесторлар бетерә дә, фермерларга бер нәрсә дә калмый. Өстәвенә, күпме акча биреләчәге мәгълүм дә түгел. Төбәкләргә бүленә башлагач, бу сумма бик аз кала”, - диде Владимир Аппаков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанс бүлеге җитәкчесе Марсель Мәхмүтов фикеренчә, бу авыл механизм хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бик җайлы. “Дөрестән дә, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр 5 процентлы ставкалы ташламалы кредитлар алу мөмкинлегенә ия булачак. Элек алар кредит алу өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минитсрлыгына документлар тапшырырга, кредит алганнан соң, түләп процентларны, шул хакта мәгълүматны министрлыкка җиткерергә, аннан соң гына субсидияләр алырга мәҗбүр иде. Хәзер исә алар турыдан-туры банкка мөрәҗәгать хокукына ия итү һәм аларга ташламалы кредит бирелә”, - диде Марсель Мәхмүтов. Аның сүзләренчә, финанс ярдәме федераль бюджеттан берничә эре банкка бүлеп биреләчәк. Аның гомуми суммасы әлегә билгеле түгел, диде белгеч.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International