Чүпрәле районында “Алтын алка” клубы призларына хоккей турниры булды

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

“Алтын алка” клубы призларына хоккей Иске турнирында Чүпрәле, Городище, Шәйморза Иске, Иске Кәкерле һәм Кече Чынлы урта мәктәпләреннән килгән иң яхшы командалар көч сынашты, дип яза Чүпрәленең “Туган як” газетасы.

Район башлыгы Александр Шадриков спортчыларны хоккей сезоны ачылу белән тәбрикләде, уенның командаларга матур узуын, җиңү яулауларын теләде.

Бозга беренчеләрдә булып мәйдан хуҗалары - Иске Чүпрәле һәм Кече Чынлы командалары чыкты. Хоккейчылар никадәр тырышмасын, исәп өч периодта да ачылмады. Баш хөкемдар Илдус Мөшәрәпов уенга өстәмә вакыт билгеләргә мәҗбүр булды. Шушы кыска гына период эчендә бер як капкага да алка кермәде. Монда капкачыларның да бик оста булуларын әйтергә кирәк. Шулай да, буллитлардан соң Иске Чүпрәле командасы өстенлеккә иреште.

Турнирда бигрәк тә Городище мәктәбе командасы оста уйнады. Әлеге мәктәп хоккейчылары үткән елда да чемпион исеменә лаек булган иде. Быел да алар үзләренең көчле булуларын тагын бер исбатлады барлык һәм көндәшләрен отып, турнир чемпионы яулады исемен. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Чүпрәле һәм Кече Чынлы урта мәктәпләре командалары бүлеште. Җиңүчеләргә Грамоталар, бүләкләре истәлек һәм алтын, көмеш һәм бронза медальләр тапшырылды. Уеннарның иң оста хоккейчылары: Кече Чынлы командасы капкачысы Сабитовны Ранис, Городище командасы һөҗүмчесе Петр Храмовны һәм Иске Чүпрәле мәктәбе командасы сакчысы Нияз Вәлиуллинны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов республиканың “Татарстан - Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте исеменнән махсус призлар белән бүләкләде. Гадел хөкеме өчен баш хөкемдар Илдус Мөшәрәпов та рәхмәткә лаек булды, диелә Чүпрәле хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International