Министр ветеранга рәхмәт белдерде

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Шушы көннәрдә генә район үзәгендә гомер кичерүче хезмәт ветераны Фиркать Җәлалов үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде.Үз гомерендә күпкырлы башкарырга хезмәт туры килгәнлектән, бу аңа көннәрдә “рәхмәт” сүзләрен юллаучылар да күп булды.

Фиркать Сабирович Иске Чокалы авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Балачактан сугыш михнәтләрен үз йөрәге аша үткәргән авыл малаена бик яшьли сыер җигәргә,шуның белән көлтәләр ташырга туры килгән. Ачлы - туклы килеш әнисенә фронт өчен җылы оекбашлар, шарфлар бәйләүдә ярдәм иткән. 1954 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән соң, Буадагы 7 номерлы техник училищесының соңгы имтиханнарын тапшырганда, Казахстанның төньяк өлешендәге чирәм җирләрне үзләштерү башлана. Партия чакыруы буенча училищеда беренчеләрдән булып Казахстанга барырга ризалык бирә. Башта трактор штурвалы артына утырып җир сөрә, аннан соң “корыч атын” комбайнга алмаштыра. Егетнең булдыклыгын күреп вазыйфасына бригадир билгелиләр. Армия сафларында кайткач хезмәт итеп аны “Сельхозтехника” бүлекчәсенә ике куллап эшкә алалар. Читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының “агрономия” факультетын тәмамлый. Партия, комсомол сафларында беркадәр чыныгу алган белгечне 1970 елда “Россия” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Әлеге вазыйфада ун еллап хезмәт куя ул. Шушы чорда колхозның кырчылык һәм терлекчелек тармаклары интенсив юнәлештә зур үсеш ала, кадрлар белән эшләү җайга салына. Идарә җитәкчесе берничә мәртәбә дәүләт бүләкләренә лаек була.

Фиркать Сабировичның тырыш хезмәтен хөрмәтләп һәм тууына 80 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры аңа Рәхмәт хаты юллады. “Авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт итүче һәр эшчән олы ихтирамга лаек. Сезнең эшчәнлегегез турыдан - туры илнең азык - төлек программасын хәл итүгә юнәлдерелгән. Икмәк һәм хезмәт олы терлекчелек продуктлары җитештерүдән дә юк. Шуңа зур мин сезгә рәхмәтемне әйтәм, үземнең дә шушы тармакка өлеш кертүем белән горурланам”,- ди юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International