10 гыйнварда 30-35 градус салкын булачак

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

10 гыйнварда төнлә һава температурасы 24-29 градуска төшәчәк, түбән урыннарда һәм аязганда 30-35 градус булачак. Көндез һава температурасы 15-20 градуста фаразлана, көнчыгышта 24 градус салкынлык көтелә, дип хәбәр итә Татарстан республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә Казанда 27-29, урыны белән 33 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы 16-18 градус салкын булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International