Республикада "Чыршы-2016" операциясе дәвам итә

2016 елның 30 декабре, җомга

Быелның 20 декабреннән 29 декабренә кадәрге чорда, "Чыршы-2016" ведомствоара оператив-профилактика операциясе кысаларында, урман инспекторлары тарафыннан, шул исәптән полиция хезмәткәрләре белән берлектә, 1116 рейд үткәрелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы матбугат Урман хуҗалыгы министрлыгының хезмәте.

Күзәтчелек чаралары нәтиҗәсендә урман фонды территориясендә ылыслы агачларны законсыз кисүнең биш очрагы ачыкланган. Шул эшләрнең берсе хокук саклау җибәрелгән органнарына, дүрт эш административ тәртиптә карала.

Министрлык ылыслы агачларны законсыз кискән өчен салынган зыян һәм штраф күләмнәре турында искәртеп үтә.
Яңа ел чыршысы буларак ылыслы токым агачларын законсыз кисүдә гаепле дип танылган гражданнар, вазыйфаи затлар һәм юридик затлар урман хуҗалыгына салынган зыянны капларга һәм 2001 елның 30 декабрендәге № 195-ФЗ – Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.

1 нче бүлек нигезендә (Агачларны, куакларны яки лианаларны законсыз кисү, аларга зыян салу яки казып алу) түбәндәге административ штрафлар салу каралган:
- гражданнарга: 3,0 мең сумнан 4,0 мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затларга: 20,0 мең сумнан 40,0 мең сумга кадәр;
- юридик затларга 200,0 300,0 мең сумнан мең сумга кадәр.

2нче бүлек нигезендә (Механизмнардан, чараларыннан автотранспорт, үзйөрешле машиналардан һәм башка төрле техникалардан файдаланып кылынган шул ук гамәлләр, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:
- гражданнарга: 4,0 мең сумнан 5,0 мең сумга кадәр;
- вазифаи затларга: 40,0 мең сумнан 50,0 мең сумга кадәр;
- юридик затларга 300,0 мең сумнан 500,0 мең сумга кадәр.

3нче бүлек нигезендә (Белә торып законсыз әзерләнгән агачны сатып алу, саклау, урыннан икенче бер урынга ташу яки сату, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:
- гражданнарга 5,0 мең сум;
- вазифаи затларга 50,0 мең сум;
- юридик затларга 400,0 мең сумнан 700,0 мең сумга кадәр.
Административ штраф салынудан кала законсыз киселгән агач Росимущество аша сату, сату аукционда өчен тартып алына (конфискацияләнә).

Моннан тыш, Татарстан Республикасы яңа ел территориясендә чыршысы буларак пихталарны кисү тыела.

"Чыршы" операциясе 2016 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International