28 декабрьдә район мәдәният йортында район белем бирү учреждениеләренең яшь педагогик хезмәткәрләре өчен “Чүпрәле җәүһәрләре-2016” иҗади конкурсының муниципаль этабы үтте.
Конкурсның максаты талантлы, иҗади эшләүче яшь педагогларны барлау, тәҗрибә уртаклашу, яшь укытучылар өчен стимул булдыруны үз эченә алды. Конкурста 28 яшькә кадәрге һәм педагогик стажлары 5 елдан артмаган яшь хезмәткәрләр: Яңа Элмәле мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Юрьевна Романова, Иске Чүпрәле күп профильле лицейның математика укытучысы Ләйлә Шамил кызы Шарукова, лицейның педагог-оештыручысы Рәсимә Расыйх кызы Сабитова, Яңа Уби мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Диана Николаевна Горбунова, Марс мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Рәшит кызы Алимова, Матак мәктәбенең биология укытучысы Татьяна Геннадиевна Федотова, Алешкин-Саплык мәктәбенең биология укытучысы Кристина Петровна Скворцова катнашты.
Район башлыгы Александр Шадриков чарада чыгыш ясап, конкурсантларга уңышлар теләде.
Конкурсантлар бәйгенең беренче өлешендә тамашачылар игътибарына үзләрен тәкъдим иттеләр. Аннан соң “Мин дәрескә барам” темасы буенча әзерләнгән уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Бәйгедә катнашучыларның һәркайсының чыгышлары үзенчәлекле иде, презентацияләр белән үрелеп барды.
Конкурсның икенче, өченче биремнәре буенча бәйгедә катнашучылар җыр-биюгә, аш-суга да һәвәслекләрен күрсәттеләр.
Әйтергә кирәк, безнең яшь укытучыларыбыз белем бирү өлкәсендә генә түгел, җыр-биюгә дә, аш-суга да осталар икән. Шуңа да жюрига да җиңүчеләрне билгеләү өчен күп көч түгәргә туры килде. Әмма бәйге бәйге инде ул.
“Чүпрәле җәүһәрләре” бәйгесенең иганәчесе, эшмәкәр Александр Саиткин чарада чыгыш ясап, бәйгедә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр тапшырды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, “Чүпрәле җәүһәрләре-2016” конкурсында Татьяна Федотова I урынны яулады һәм I дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде. Җиңүче “Чүпрәле җәүһәре” таҗына да ул лаек булды. Рәсимә Сабитова һәм Ләйлә Шарукова II һәм III урыннарны бүлештеләр һәм II һәм III дәрәҗәле Дипломнар белән бүләкләнделәр. Екатерина Романова, Диана Горбунова, Венера Алимова, Кристина Скворцова “Чүпрәле җәүһәрләре” бәйгесендә актив катнашканнары өчен Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Әйтергә кирәк, бәйге бик уңышлы оештырылган иде һәм ул үз максатына иреште дә дип уйлыйм. Биредә, әлбәттә, конкурсантлар белән беррәттән, бәйгене алып баручы Эльвира Амирханованың һәм Сергей Мутинның, сценарийны әзерләүче методист Резидә Мөдәрисованың да хезмәтләрен ассызыклыйсым килә.
Римма МӘҮЛЕТОВА