27 декабрьдә Уби авылындагы “Җылы йорт” балалар приютында Яңа ел бәйрәме узды.
Приютта хезмәт куючылар балаларның бәйрәмнәре күңелле үтсен өчен күп көч куйганнар. Бәйрәмгә балалар үзләре дә ныклап әзерләнгәннәр, шигырьләр, җырлар, төрле биюләр өйрәнгәннәр.
Балаларны якынлашучы Яңа ел бәйрәме белән котларга дип район башлыгы Александр Шадриков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та килгән иде.
Александр Шадриков һәм Илдар Гыйльметдинов балаларга киләчәк тормышларының имин булуын, бәхетле мизгелләрдән генә торуын теләделәр һәм аларга Яңа ел күчтәнәчләрен өләштеләр. Балалар да җавап итеп, кунакларга үз куллары белән ясаганбүләкләрен тапшырдылар.
Балаларның Яңа ел тамашасына әти-әниләре дә килгән иде. Олылар да тамашачы буларак кына утырмады, Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән берлектә биеделәр, җырладылар, чыршы тирәсендә әйләнделәр.
Балаларның йөзләрендә балкыган елмаю, күзләрендәге очкыннар бәйрәмнең онытылмаслык мизгелләр бүләк итүенә бер дәлил иде. Бала күңеле–далада дисәләр дә, бу яшьтә аларга әни-әти дә бик кирәк шул әле. Бәлки, аларны күрү шатлыгыннан да балкыгандыр йөзләре.
Римма Мәүлетова