Яңа ел бәйрәмнәрендә Чүпрәледә бассейнның эш графигы

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

“Акчарлак” йөзү бассейны җитәкчесе Евгений Митрошкин хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан бассейн 2016 елның 30- 31 декабрь һәм 2017 елның 1- 2 январь көннәрендә ял итә. 

Башка көннәрдә сауна элеккеге режимда эшләячәк. 4 январьда бассейнда Кыш Бабай һәм йөзү буенча федерация филиалы җитәкчесе Ранис Юсупов кубокларына һәм призларына район чемпионаты уза. Анда катнашу һәркем өчен ирекле. Заявкалар 8 сәгать 30 минуттан кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International