2017 ел җиңеллек алып килерме?

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Яңа елга зур ышаныч, өметләр баглап баскан аяк заманнар бар иде. Соңгы елларда исә катлаулы икътисади вәзгыять дигәне әллә ни күтәренке кәеф өстәми. Барыбызны да 2017 елдан соң ниләр көтәргә, кризис, ниһаять, чигенеп, Яңа ел алып җиңеллек килерме, дигән сорау борчый. Әмма белгечләр дә фаразлар ясаудан тыелырга тырыша. Күп очракта алдагысын Аллаһы Тәгалә үзе генә белә, дигән белән җавап чикләнәләр.

Кризисның Россиягә беренче килүе генә түгел. 1998, 2008 елларда да авырлыклар кичердек. Әмма 2008 елда илебез халкының күпчелеге әллә ни төшенкелеккә бирелмәде. Татарстанлылар өчен дә китте ул сизелмичә узып диярлек. Кризисның асылы да эчке проблемаларда түгел, ә Көнбатыштагы кыенлыклар белән генә бәйле иде бит. Без Һәм бик тиз бу кризистан чыктык.

1998 елдагы һәм хәзерге катлаулы икътисади вәзгыятьнең табигате исә бөтенләй башка төрле. Шунлыктан кризистан чыгу өчен катгый карарлар кабул итү таләп ителә. 2015 елның 3-4 кварталлары кризис артка чигенә, дип уйларга чын-чынлап биргән нигез иде. Сәнәгатьтә күзәтелгән җанлану, инфляциянең акрынаюы дә белгечләрдә, эшмәкәрләрдә дә оптимизм уятты. Әмма 2016 ел башы әлеге өметләрне бик тиз сүндерде.

Бүгенге көндә дә дөнья икътисадында вәзгыять тотрыксыз кала бирә.

– Россия икътисады заманча шартларга өлешчә җайлашты, Татарстанда төп макроикътисади күрсәткечләрнең уңай динамикасы күзәтелә, әмма геосәяси тотрыксызлык берничә ел дәвамында сакланачак, – ди икътисад министры Татарстан Артем Здунов.

Әлеге министрлык тарафыннан елларга 2017-2019 төзелгән социаль-икътисади фаразлар вәзгыятьнең якындагы елларда тотрыклы төс алуына ышаныч уята үзе. Россия валютасы долларга карата ныгыячак, сәнәгатьтә җитештерү темплары артачак, ә икътисадта тулаем алганда берникадәр үсеш күзәтелер дип көтелә.

Россия валютасы курсын 2017 елда 67 сум тирәсендә фаразлыйлар. 2019 елга инде ул 64 сумга калырга тиеш. Ел нәтиҗәләре буенча эчке төбәк продукты 1 триллион 929 миллиард сум күләмендә фаразлана (динамика - процент 102,3). Елларда 2017-2019 103,1-104,2 процентка үсеш көтелә. Киләсе елда уртача хезмәт хакы 4,7 процентка артачак.

Социологик Үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, соңгы елларда Татарстан халкы, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә караганда, социаль яктан үзен яхшырак хис итә. Респондентларның 70 проценты вәзгыять начар түгел, була яшәргә, дип саный һәм бүгенге тормышын шактый уңай бәяли. Росиянең башка төбәкләрендә исә болай дип җавап бирүчеләр күпкә азрак.

Гөлнара Габдрахманова, социология фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге башлыгы:

– Биредә, әлбәттә, республикада алып барылган сәясәт, җитәкчеләребезнең позициясе зур роль уйный. Татарстанда халыкны берләштерү өчен зур тырышлык куела. Республикабызда гамәлгә ашырылган проектлар – Универсиада, инновацион башлангычлар, түрәләрнең милләтара, динара мөнәсәбәтләргә игътибары – кешеләрдә киләчәккә ышаныч уята. Җитәкчелеге юлда дөрес Республика, өстенлекләр аңлаешлы – болар алдагы елда сакланыр да, дип уйлыйм. Шуңа да халыкның социаль тоемлавында үзгәрешләр булырга тиеш түгел. Кешеләр үзләрендә кризисны тоя. Әмма татарстанлыларда уңай хис-кичерешләр запасы шактый зур. Шуңа да халкыбыз әлеге катлаулы вәзгыятьне шактый тыныч кичерә. Ә менә тыш гадәттән хәлләр була калса – хакын хезмәт түләми башласалар, конфессияара низаглар динара яки туса, социаль кәеф кискен үзгәрергә мөмкин. Әмма әлегә моңа бернинди күрмим нигез. Бу хәлгә республикабызда беркайчан да юл куелмаячак.

Казан дәүләт университеты аграр доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә дә, киләсе елда икътисади хәл хәзергедән дә начарланыр, дип уйларга сәбәпләр юк.

– Илебездә икътисади вәзгыять яхшырыр дигән өметтә яшибез. Күптән түгел Россия һәм чит илләрнең нефть компанияләре катнашында үзара килешү төзелде, аның беренче нигезендә 2017 елның яртыеллыгында «кара алтын» чыгару күләмен билгеле бер дәрәҗәдә саклау турында карар кабул ителде. Бу – нефть базарының тотрыклы төс һәм алуына «кара алтын» бәясенең үсүенә китерер, дип уйлыйм. Бүгенге көндә исә аның бәясе 60 долларга якынлашып килә. Минемчә, ул 55-60 доллар тирәсендә сакланыр. Шул рәвешле, бюджет үтәлеше дә яхшырыр дигән өмет туа. Алганда Гомумән, кризисның иң начар якларын 2016 елда күрдек. Чит ил валюталарының долларга карата үсүе моннан соң дәвам итмәс, Россия акчасы үз позицияләрен ныгытыр дип уйлыйм, – ди Илгизәр Гайнетдинов.

Санкцияләргә килгәндә, күп кенә Европа илләре аларның кирәкмәгән, мәгънәсез әйбер икәненә төшенде инде. Икътисадчы фикеренчә, 2017 елда күп кенә илләр санкцияләрне озайтуга каршы чыгачак һәм икътисади багланышларны ныгыта башлаячак.

Сәясәттә исә вәзгыятьнең нинди юнәлештә үсеш алачагын фаразлау шактый кыен. Америка Кушма Штатларына яңа Президент сайланганнан соң ике арадагы киеренке мөнәсәбәтләр җайлануга таба йөз тотар дигән белән өмет яшибез.

Казан федераль университетының Фәлсәфә факультеты конфликтология кафедрасы мөдире, юридик фәннәр докторы, профессор Андрей Большаков сүзләренчә, Дональд Трамп тарафыннан вәгъдә ителгән башка илләр белән мөнәсәбәтләрнең җылынуы ни дәрәҗәдә тормышка ашырылачагын әйтүе кыен.

- Без сайлау кампаниясен күрдек, алда исә реаль тормыш көтә. Трампның күп кенә идеяләре тормышчан булмаска мөмкин. Безгә, россиялеләргә, Россия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрдә уңай үзгәрешләр башланыр Америка һәм башка илләрнең сәяси системаларына йогынты ясауны туктатыр, дип ышанырга гына кала. Әмма бу әлегә – генә өметләр. Безгә тышкы сәясәтне илкүләм ихтыяҗларны исәпкә алып гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк, – ди Андрей Большаков.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International