Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар игътибарына

2016 елның 23 декабре, җомга

2014 елның 21 июлендә кабул ителгән 219 номерлы Федераль закон нигезендә барлык табигатьтән файдаланучы оешмалар, предприятиеләр тирә-юньгә негатив тәэсир итүче объектларны исәпкә кую турында заявка бирергә тиешләр.

Региональ дәүләт күзәтчелеккә экологик караган оешмалар, предприятиеләр заявканы ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына электрон төрдә тапшырырга бурычлылар. Электрон имза булмаган очракта заявка дубляжлана һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә тапшырыла. Заявка тапшыру буенча инструкция rpn.gov.ru электрон адресы буенча кереп РФ Росприроднадзорның рәсми сайтында күрсәтелгән. Моннан тыш, заявка очракта тапшырылмаган, РФ КоАПның 8.46 маддәсе нигезендә административ җаваплылык та каралган.

Белешмәләр өчен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең телефоны: 8(84374)3-34-46.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International