Гомерләрнең кадерен белеп яшиселәр бар әле

2016 елның 23 декабре, җомга

...”Шушы кырлар буйлап минем гомерем үткән яшьлек” дигән сүзләр бар хәзергесе вакытта Гүзәл Уразова башкара торган “Туган авылым” дигән үлемсез җырда. Кече Чынлы авылында яшәүче Илдар Җәббаровның да яратып тыңлый торган җырларының берсе ул.

“Туган авылым минем каршымда гына түгел, ул йөрәктә урын алган”,-ди әлеге язмамның герое. Әйе шул, бүгенге көннәрдә гомер үренә менеп җитә язган ир-атның тормышы шушы авылга бәйләнгән–шунда туган, шунда үскән, шушы җиргә тә кирәк булган ул! Сания апа белән Ади абыйның ярыйсы ук ишле гаиләсендә дүртенче бала булып туган Илдар. Өлкәннәре Иң кызлар булса, соңгы өчесен–ир-егетләрне дөньяга китергән Сания апа. Яшь икешәр елга буенча гына бер-берсеннән калышкан бу малайлар гаиләдә бик тату үсәләр. Күз алдыгызга инде китерәсездер, өлкәннәре да булсын кызлар, малайлар аннары. Билгеле, аларга кызлар–күз-колак, ә берәр төрле эшлисе эш булганда малайлар–зур көч. Бу гаиләдә дә шулай–аш-су нәкъ янында, өй эчендә кызлар кайнашса, мал-туар, су китерү, утын кисү кебек йорт эшләрендә һәрвакытта да бу егетләр була. ”Үзеннән-үзе шулай килеп чыга иде, йортта бит мал-туар бар, авыл тормышы, әти-әни исә гел эштә. Әтинең хезмәтеме шундый иде, әллә үзе өйдә торырга бик яратмый идеме, мәрхүм, иртә китеп кич кенә кайта торган иде. Парторг, агротехник, хуҗалык мөдире, төзелеш бригадасы бригадиры – әти башкармаган бер эш тә калмагандыр колхозда”, -дип искә ала үзенең балачагын Илдар. Әниләре дә шул ук колхозда чөгендер үстерә. “Әнигә бу хезмәтендә булышу –без, өч малайның, төп вазифасы иде. Тик әни чөгендернең беренче катын эшләүне безгә ышандырмый, сирәкли-сирәкли кара туфрак кына калдыруыбыздан курка иде”,-дип көлә.

Шулай уен-шуклык, белән хезмәт үсмер чаклар, мәктәп еллары үтеп китә. Армиягә исә Монголиягә чакырыла егет. “Минем киләчәктә нинди һөнәр дә остасы булачагымның нигезе шунда, шул итү армиядә хезмәт салынды елларымда, гарнизондагы бөтен төр төзелеш катнаштык эшләрендә, кирпеч тотарга, йортлар өяргә куллар шунда күнде, сызымнар белән дә итәргә эш шунда өйрәндем”, - ди. Ә кайтышына исә авылында туган аны яңа мәдәният йорты төзелеше көтеп тора. Ике дә уйлап тормыйча, солдат шинелен сала да, кулы белгән яраткан һәм хезмәтенә алына егет. Ул төзелеш тәмамлангач “Сельхозтехника”да төзүчеләр бригадасы составында хезмәт куя. Тик авылдан читкә чыгып китәсе килми аның. Белем килә дә аласы үзенең. Вакыттагы Ул колхоз җитәкчесе “Синең урыныңа мин эшләргә тиешме әллә?” дип, Казанга укырга җибәрмәскә маташса да, Илдар Җәббаров барыбер укып бетереп, кулына төзүче-инженер дигән диплом ала. 1984 елдан инде ул “Цильна”да төзелеш бригадасы бригадиры.

Кече Чынлы авылы аша үткәндә юлның ике ягында “Цильна” җәмгыятенең корпуслары терлекчелек, ындыр табагы, машина-трактор мастерскойлары күренеп кала һәм һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Ә игътибарны шул ягы белән җәлеп итә ки, төзек, якты, матур. Юллар безне нинди генә бит авылларга китереп чыгармый. Күп кенә ишелгән җирләрдә амбарлар, ферма биналарына юлыгабыз. Кайчандыр монда тормыш бит гөрләгән дип, күңел өшеп китә.

Ә инде Кече Чынлы уңганлыгы, төзеклеге, нәтиҗәле эшләве белән республикада үрнәк итеп куела. Һәм җәмгыятьнең уңышларында, бер дә тармак буларак төзүчеләрнең саллы өлешләре бар, билгеле. “Соңгы елларда гына әллә ничә “Деловаль” урнаштырдык, яңа ферма биналары, сенаж төзедек базлары, яңарттык. Билгеле, хуҗалыкның нәтиҗәле эшләве бәрабәренә алып барыла төзелешләр. Акчаң булмаса бик төзи алмассың. Авылга Безнең, хуҗалыкка шундый акыллы, эшне оста итеп оештыра белгән хуҗа килде ки, кырчылыкта булсынмы, терлекчелектәме, эшләр гөрләп бара – авыл яши, хуҗалык яши!”-диләр Җәббаровлар.

Илдар Җәббаров үзе турында сөйләргә күп яратмый. “Гади кеше мин, авыл баласы, яшәвемне белән дә хезмәт яшәүгә кордым, бәхетемне дә шушы хезмәтемдә, гаиләмдә, балаларымда күрәм, шул гына!” дип әңгәмәбезгә тиз-тиз нокта куясы итте дә, “Гаиләгез турында һич тә сөйләмәдегез бит әле, Сиринә ханым белән ничек таныштыгыз соң?”, диюемә шаяртып: “Танышып торасы юк иде, күрше кызы ул бит, күз алдымда үсте, клубка чыгасы булса “Илдар абый, бергә кайтырбыз, алып кайтырсың инде мине”, дип көндез үк әйтеп куя иде”- диде. “Шулай, шулай,- дип сүзебезгә кушыла хәләл җефете Сиринә ханым да. – Күршелек, дуслык, аулак өйләргә бергә йөрүләр киләчәк язмышыбызны хәл итте дә куйды менә. 35 ел бергә яшибез (рәсемдә). Никахыбыздан уртак җимешебез–кызыбыз туды. Хәзер инде әби-бабай үзебез”.

“Яшәлгәне–яшәлгән, үткәндә калган. Хезмәтемне бәяләделәр, “Татарстанның атказанган төзүчесе” дә булдым, әллә ничә төрле Грамоталарым да бар, шөкер. Дә Киләчәгебез шундый матур: парлы, саулыклы, озын булсын иде, дип телим. Балалар кайтып йөрсен, туганнарга ишек ачык булсын, бүгенге кебек нигезебездән кеше өзелмәсен! Яшәүнең яме дә бит шунда...” ди Илдар Җәббаров. Бу тагын сүзләргә ни өстисе?! Җәббаровлар кебек бер-бересен аңлап, яшәүләрдән ямь табып яшәүләр насыйп булсын һәр гаиләгә, диясем генә килә.

Агропромышленность тармагындагы озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “Цильна“ җәмгыятенең җитештерү буенча инженеры Адиҗан Илдар улы Җәббаровка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International