Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм югары тюркология мәктәбе тарафыннан иҗатчылар ике яшь өчен зур бәйге - “Илһамлы каләм” һәм “Шигъри сабантуй” бәйгеләре игълан ителгән иде.
«Шигъри сабантуй”буенча да шигърият, ә “Илһамлы каләм”дә проза, драматургия публицистика буенча һәм иҗат ителгән әсәрләр бәяләнде. 16 нчы декабрь көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды. Иң башлап, “Илһамлы каләм” конкурсына килгән кунаклар өчен мастер - класслар оештырылды. Өч сәгатькә якын барган бу очрашу - аралашу барышында яшь иҗатчыларны борчыган мәсьәләләр каралды, күп сорауларга җавап табылды. Әлеге бәйрәмгә “Иске Чүпрәле күппрофильле лицей”ның 11 нче сыйныф укучысы Усманова Гөлназ чакырылды. Ул ІХ Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында “Иң яхшы публицистик әсәр” номинациясендә ИИИ урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Без аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!