Нечкә лирик, юмор-сатира остасы, талантлы язучы, фольклорчы, тәрҗемәче, халыклар дуслыгы җырчысы, Халыклар дуслыгы кавалеры ордены, актив җәмәгать эшлеклесе, фронтовик шагыйрь, 80гә якын китап авторы якташыбыз Зәки Нуриның (1921 – 1994) тууына 24 нче декабрьдә 95 ел була.
Шул уңайдан 19нчы декабрьдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңзифа Таҗетдинова безгә “Туган якны өйрәнү” музеенда музей хезмәткәрләре белән берлектә интегральләштерелгән дәрес үткәрде.
З.Нури премиясе лауреаты, Татарстан Яучылар берлеге әгъзасы Рафаил Субаевның “Чүпрәлегә мәдхия” шигырен сыйныфташыбыз Вәлиәхмәтова Альмираның бик сәнгатьле итеп яттан сөйләве белән дәрес башланып китте.
З Дәрескә. Нури премиясе лауреатлары – гомерләрен халык мәнфәгатен кайгыртуга, кешеләрне шатландыруга багышлаган шәхесләребез: Гүзәлия Сәгъдиева һәм Әмир Сабирҗанов чакырылган иде. Аларның чыгышын тыңлап, без: “Әйләнә-тирәдәгеләргә файдалы булып яшәсәң генә, үзеңне бәхетле хис итәсең. Кешегә бирелгән иң югары бәя ул – якташлары бәясе”, – дигән фикеребезне ныгыттык.
Бөтендөнья татар конгресының Чүпрәле районындагы җитәкчесе – З.Нури премиясе лауреаты, талантлы композитор, Иршат Закировның чыгышын язучы һәм З.Нури сүзләренә үзе язган попурины җырлавын экраннан барыбыз да бик сокланып карадык.
Музей директоры – З.Нури премиясе лауреаты Субаев З Рәдиф.Нуриның тыңлатты тавышын: З аудиоязмада.Нури “Матур батыр җырлаган” шигырен сөйләде. Якташыбызның калын бәрхет тавышын тыңлагач, минем күз алдыма олпат, мәһабәт гәүдәле төз, һәр сүзен уйлап әйтүче тирән акыллы ир-ат килеп басты. Зәки Нуриның шундый икәнлеген биографиясе, әсәрләре дә раслап тора.
З.Нуриның 95 еллыгы уңае белән “Туган якны өйрәнү музее” тагын да матурая, тулылана төшкән шкелле. З.Нуриның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган күргәзмә оештырылган. Экскурсия үткәрүче методист Нәфисә Усманова күргәзмә белән таныштырды. Багышланган Якташыбызга экспонатлар З.Нури, аның турында дуслары тулырак күзалларга ярдәм итте.
Шулай итеп, музейда үткәрелгән дәрестә күренекле якташыбызның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясадык, белемнәребезне тагын да тирәнәйттек. Дәрес З.Нуриның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган бай презентация белән үрелеп барды.
Эльвина Фәхретдинова, 1 номерлы урта мәктәбенең Иске Чүпрәле беренче 11 А сыйныфы укучысы