Иске Чүпрәле авылы ветераннары яңа башлык сайлады

2016 елның 17 декабре, шимбә

Ветераннар саны ягыннан Иске Чүпрәле авылы районда беренче урында тора. Район җитәкчесе Роберт Закировның әйтүенә советы караганда, биредә 747 өлкән кеше исәпләнә.

Шушы кадәр ветеран булганлыктан авылда ике башлангыч оешма булдырырга кирәк,- диде җыелышны ачып Роберт Фәйзрахманович. Авылның көнбатыш өлешендәге ветераннар оешмасының эшен канәгатьләнерлек дип атарга җирлек бар. Моннан берничә ел элек аның рәисе итеп Фиркать Шәрәпов сайланган иде. Шуннан соң эш җанланып булды киткәндәй. Бу участоктагы өлкәннәрнең ветераннар хәрәкәтендәге активлыклары да артты. Ветераннар советы һәм Россия Пенсионерлары Союзы оештырган һәр чарада бердәм катнашулары да шуны дәлилли. Ә менә авылның икенче яртысында әлеге эш шактый ук түбән дәрәҗәдә, аны хәтта үз агымына куелган дисәк тә ялгыш булмас. Мондый хәлнең артында өлкән күпме кеше игътибардан читләшә, бигрәк тә ялгыз гомер итүче пенсионерларның социаль ярдәмгә булган мохтаҗлыклары исәпкә алынмыйча кала. Кайчакта кайбер пенсионерлардан: “яшьрәк чакта эш һәм балалар дип йөгерә-йөгерә үзебезгә вакыт калмый да иде бит. Пенсиягә чыккач үзебез өчен яши башладык әле генә, - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Район башлыгы Александр Шадриков тәкъдиме белән менә берничә ел инде район үзәгендәге өлкәннәр һәр атнаның чәршәмбесендә бассейнга, сауна, тренажер залына йөреп сәламәтлекләрен ныгыталар. Бигрәк тә гомерләре буена халык арасында тынгысыз хезмәттә булган хезмәт ветераннары пенсиягә чыккач та тик ята торганнардан түгел. Шөгыльләнү залында пенсионер ханымнар тренажерларның берсеннән - берсенә күчеп тәннәрен язылдыралар. Мондый мөмкинлек булдыру өчен оештыру сәләтенә ия булган вожак кирәк. Жыелышның көн тәртибендә сүз нәкъ шул хакта барды. Башта ветераннар башлангыч оешманың биш кешедән торган совет составын сайладылар, аннан соң оешмага башлык күрсәтүгә керештеләр һәм алар бер тавыштан Ринат Низамов кандидатурасына тукталдылар. Сүз алып чыгыш ясаучылардан ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Камил Бикмөхәммәтов, Россия Пенсионерлар Союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов Ринат Камалов һәм Хамбик та Низамовның ветераннар оешмасы эшен тиешле дәрәҗәдә алып баруына зур ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International