Әлеге мәкерле чиргә ничек каршы торырга, бу авыруның беренче чиратта кемгә янавы хакында без Татарстанның штаттан тыш эндокринологы Энгель Хәсәнов белән сөйләштек.
Хәзерге вакытта 114 меңнән артык татарстанлыга «диабеты шикәр» диагнозы куелган. Ел саен бу сан 8-9 меңгә арта. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре диабетны ХХІ гасыр эпидемиясе, дип атый. Ул бүген СПИДка караганда да күбрәк кешенең гомерен өзә.
- Бу – бик тә мәкерле, тулысынча дәваланмый торган авыру. Ул гомер озынлыгына һәм яшәү сыйфатына бик нык тәэсир итә. Әлеге чир бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләргә хас. Шәһәр кешеләре бик хәрәкәтләнә аз, саф һавада аз вакыт уздыра, фастфуд белән туклана. Авыруларны дәүләт үз канаты ала астына. Мондый кешеләрнең сәламәтлеген һәрвакыт күзәтеп тору таләп ителә бит. Исәпкә баскан пациентлар кыйммәтле препаратлар белән бушлай тәэмин ителә, – ди Татарстанның штаттан тыш эндокринологы, КДМУ доценты Энгель Хәсәнов.
Табиблар шикәр диабетын ике төркемгә бүлә. Беренче төркем диабет 40 яшькә кадәр авырый башлаучыларга хас. Алар көненә берничә тапкыр инсулин кадап торырга һәм даими рәвештә канында шикәр дәрәҗәсен тикшерергә мәҗбүр. Икенче төркем диабет яшьтәгеләрдә өлкән очрый. Бу очракта кеше инсулин мохтаҗ кадауга түгел, әмма дарулар эчеп торырга тиеш. Республикада авыручыларның 90 проценты икенче төркем диабеттан интегә.
Чир кан юлларын әйләнеше зарарлый. Пациентның сукыр калуы ихтимал, аның бөерләре эшләми башларга, гангрена үсеш алырга, яки инфаркт инсульт булырга мөмкин. Диабет, беренче чиратта, нәселендә әлеге чир белән авыручылар булганнарга яный. Моннан тыш, симез кешеләр, 4 килограммнан артык авырлыктагы бала табучы хатын-кызлар һәм әлеге сабыйлар үзләре дә куркыныч астында. Диабеты яшь Шикәр сусау булган кешеләрдә, ябыгу, хәлсезләнү күзәтелергә мөмкин. Олыларда авыруның бик озак вакыт яшерен төстә үтүе ихтимал. Шикәр диабетына тикшеренүнең бер авырлыгы да юк. Моның өчен терапевтка мөрәҗәгать итеп, шикәр микъдарын ачыклау өчен кан анализы тапшыру гына таләп ителә.