1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә СПИД авыруы җир шарының һәр почмагында билгеле. Аны кешелек дөньясына янаучы 20нче һәм 21нче гасырның чумасы дип тә атыйлар.
Бүгенге көндә җир шарының төрле почмакларында яшәүче 42 миллионнан артык кеше әлеге авырудан җәфа чигә. Һәр ел саен 15 меңнән артык кешегә әлеге диагноз куела.
Безнең районда ВИЧ-инфекция белән авыру очрагы 1999 елдан теркәлә башлый. Бүгенге көндә районда 30 авыру очрагы теркәлгән, шул исәптән, 11 кеше вафат булды, 3се күчеп китте. Хәзерге вакытта 16 кеше исәптә тора, аларның 9ын ир-атлар, 7сен хатын-кызлар тәшкил итә.
ВИЧ һәм СПИД, аерма нәрсәдә соң? Еш кына әлеге ике сүзне синонимнар диләр. Әмма бу ялгыш фикер. СПИД ул кеше организмында иммунодефицитны аңлата. Моңа төрле сәбәпләр китерергә мөмкин. Алар арасында көчле, озакка сузылган хроник авырулар, нурланыш, организмның өлкәнәю барышындагы үзгәрешләре, көчле дару һәм медицина препаратлары. Заманча медицина СПИД дип иммунодефицит вирусын йоктыруның соңгы стадиядән алдарак стадияне атый.
ВИЧ организмның барлык сыеклыкларында да була, әмма инфекция төп өч юл аша: җенси; организмга инфекцияле кан эләккәндә, кан эләккән шприц яисә энә кулланганда, вируслы донор каны аша, тиешенчә эшкәртелмәгән медицина инструментын кулланганда. Авыру әнидән балага ВИЧ-инфекция йөклелек чорында, бала тапканда, балага күкрәк сөте ашатканда күчә.
Рәмзия Мингалеева, район үзәк хастаханәсенең инфекция кабинеты шәфкать туташы.