Ел саен күп кенә илләрдә 22 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне җәяү һәм велосипедта, җәмәгать транспортында хәрәкәт итү ысулларын пропагандалау максатыннан билгеләп үтелә.
Көннең төп шигаре: "Шәһәр кешеләр өчен киңлек, тормыш өчен киңлек". Машиналарның күп булуы зур шәһәрләр проблемасы гына түгел, ә күптәннән глобальгә әйләнде.
Автомобильсез йөрү көнен үткәрү традициясе 1997 елда Англиядә башланган, бер елдан Франциядә узган. Ул вакытта бу көнне ике дистә чамасы шәһәр билгеләп үткән. Ә 2001 елда дөньяның 35 иленнән меңнән артык шәһәр рәсми төстә бу хәрәкәткә кушылган.
Calend.ru материаллары буенча.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»).