Тиздән Татарстан кибетләренә ялган исерткеч эчемлекләр гомумән дә үтеп керә алмаячак: ЕГАИС системасы андый мөмкинлекне юкка чыгара. Хәер, кеше факторы дигән төшенчә турында да онытырга ярамый. Кибет киштәсендәге яхшы алкогольне “агу”га алыштырып кую авыр түгел...
Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин хәбәр итте.
Ялган аракы аеруча “популяр”
Җитәкче сүзләренә караганда, хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре ялган аракы базарын җитди контрольдә тотарга тырыша. Ә Сабантуйлар алдыннан исә бу эшчәнлекнең әһәмияте бермә-бер арта. Кызганыч, ялган алкоголь кулланып агуланучылар да әледән-әле очрап тора. “2016 ел башыннан алып һәркөнне диярлек бер шундый очрак теркәлә”, – ди Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.
Агымдагы елда гына да полиция хезмәткәрләре алкоголь базарында меңнән артык тикшерү уздырган. Алар тарафыннан 592 склад, 695 гараж һәм 404 күпләп сату оешмасы тикшерелгән. Нәтиҗәдә, полиция хезмәткәрләре әйләнештән 128 мең литрдан артык суррогат алкогольне алуга ирешкән.
- Әлеге ялган исерткеч эчемлекләрнең 58 мең литрга якыны – аракы һәм спирт, 56 мең литры исә составында алкоголь булган төрле кушылмалар. Шул ук вакытта әлеге суррогатның 2762 литрын виски, текила, ром кебек кыйммәтле алкоголь, тагын 2835 литрын исә сыра һәм вино тәшкил итә. Әле алай гына да түгел, полиция 7,5 мең литр коньяк һәм 1,1 литр көмешкәне кулга төшерде, – дип белдерде Ринат Акчурин.
Әлеге очраклар буенча барлыгы 93 җинаять эше кузгатылган. Полиция вәкилләре Татарстанга ялган алкоголь кертүнең 3 каналын ябуга ирешкән. 35 җинаять эшенең исә судка җибәрелгәнлеге мәгълүм.
- Хәзерге вакытта махсус складларда кулланылыштан алынган 325 мең литрдан артык ялган исерткеч эчемлек саклана. Ә менә 91 мең литр суррогатны исә юкка чыгардык инде, – дип ассызыклады җитәкче.
Халык нигә битараф?
Әйтергә кирәк, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре ялган алкоголь белән көрәштә халык ярдәменә дә таяна. Кызганыч, татарстанлылар арасында бу проблемага зур басым ясаучылар бик аз икән.
- Әлбәттә, суррогат алкоголь белән көрәштә халык безгә ярдәм итә. Җаваплы органнарга шактый гына мөрәҗәгатьләр килә. Ә менә “Халык контроле” сайтындагы махсус бүлекчәгә исә агымдагы елда әлеге төр җинаятьләр турында нибары бер хәбәр килеп иреште – әлеге очрак исә расланмады. Шуңа күрә минем халыкка шуны әйтәсем килә: игътибарлырак булсагыз иде. Теге яки бу шешә сездә шик-шөбһә уяткан икән, шундук тиешле органнарга хәбәр итегез, – дип татарстанлыларга мөрәҗәгать итте Ринат Акчурин.
Халыкны исә еш кына шундый сорау борчый: ялган аракыны тышкы кабына карап кына аерып буламы соң? Ринат Акчурин сүзләренә караганда, була! Моның өчен шешәне игътибар белән тикшереп чыгу да җитә.
1. Беренче чиратта, алкогольнең төсенә игътибар итү сорала. Исерткеч эчемлекнең төсе виски, текила, ром кебек “кыйммәтле” суррогатны ачыкларга аеруча ярдәм итә.
2. Шешә бөкесен тикшереп чыгу да кирәк. Ул “әйләнеп” йөрергә, буш булырга тиеш түгел.
3. Исерткеч эчемлекнең тышлыгына да игътибар итегез. Шешәгә ябыштырылган мәгълүмат тип-тигез итеп урнашырга тиеш. Аз гына төгәлсезлекләр булдымы, тиешле органнарга хәбәр итү сорала.
4. Тагын бер кызыклы мәгълүмат: кыйммәтле алкогольгә беркетелгән язулар күпмедер дәрәҗәдә акча купюрасын хәтерләтә. Әгәр дә ул тип-тигез һәм очсызлы кәгазьдән эшләнгән кебек тоела икән, әлеге шешәне сатып алудан шулай ук баш тарту кирәк.
- Исерткеч эчемлекләрне исә зур сәүдә челтәрләреннән сатып алырга тырышыгыз. Хәзерге вакытта биредәге һәр шешә ЕГАИС системасы аша уза. Тиздән исә кибетләргә суррогат алкоголь гомумән дә үтеп керә алмаячак: ЕГАИС ка тоташмаган сәүдлә челтәрләре гомумән дә калмаска тиеш. Шулай да, кеше факторы турында да онытырга ярамый. Шуңа күрә алкоголь сатып алганда, һәр шешәне тикшереп алыгыз, – ди Ринат Акчурин.
Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/