Велосипедчылар колагына...

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Җылы һава торышы урнашуга шәһәр урамнарында велосипедчылар да күренә башлады. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре исә аларны игътибарлы булырга, урамга чыгар алдыннан әлеге транспорт чарасында йөрү кагыйдәләре белән танышырга чакыра.

Бу мәсьәләгә зур игътибар бирү юкка түгел, билгеле. Бактың исә, 2015 елда башкала урамнарында велосипедчылар катнашында шактый гына юл-транспорт теркәлгән һәлакәтләре. Нәтиҗәдә, 34 велосипедчының төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганлыгы мәгълүм. Өстәвенә, шушы көннәрдә генә Чаллыда теркәлгән куркыныч вакыйга барча татарстанлыларны тетрәндерде. 1959 елгы велосипедчы уңга борыла торган җиңел машина белән бәрелешү нәтиҗәсендә юл уртасына егылып автобус астында калган иде. Кызганыч, алган җәрәхәтләреннән ул шундук вафат булды. Соңрак әлеге юл-транспорт һәлакәтендә төп гаеп велосипедчының үзендә икәнлеге ачыкланды.

- Чынлыкта, велосипедчыларга машина юллары буйлап хәрәкәт итү тыелмаган. Шулай да, алар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш, - дип ЮХИДИ ассызыклыйлар идарәсендә.

Буенча кагыйдәләр Махсус, велосипедчыларга үзләре өчен махсус каралган тротуарларда гына хәрәкәт итәргә ярый. Әгәр дә икән андый тудырылмаган мөмкинлек, аларга машина юлларының уңдагы полосасыннан гына йөрү рөхсәт ителә. Иң мөһиме: аларга юл кырыеннан 1 метрдан да читкәрәк китү катгый тыелган. Әгәр дә инде андый мөмкинлек тә тудырылмаса, велосипедчылар тротуарлар һәм юл кырларыннан хәрәкәт итә ала.

- Шул ук вакытта велосипедчыларга рульгә бер кул белән генә тотынган килеш хәрәкәт итү, 7 яшькә кадәрге балаларны утырту, бер полосадан күбрәк рәт булган юлларда сулга борылу катгый тыела. Юл аша чыкканда исә алар велосипедларыннан төшеп, бу араны җәяү кичәргә тиеш, - дип ЮХИДИ идарәсендә кисәтәләр.

Алай гына түгел Әле да, велосипедчыларга махсус шлемнар, тез һәм терсәк калканнарыннан файдаланырга тәкъдим ителә. Кичләрен алар яктылык кайтаручы предметлардан кулланырга тиеш.

14 яшькә кадәрге балаларга исә машина юлларына чыгу катгый тыелган. Алар велосипедка тротуарлар, парк һәм скверларда гына утыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International