Чүпрәледә 26 почетлы донор яши

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

20 апрельдә Россиядә иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Милли донорлар көне билгеләнеп үтелде.

Бу көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен үзләренең каннарын риясыз бирүче кешеләргә багышланган. Бу көн шулай ук донорлар канын алучы һәм аны тикшерүче медицина хезмәткәрләренә багышланган. Бәйрәмне үткәрергә сәбәп булып тарихта иң мөһим вакыйга - 182 ел элек 1832 елның 20 апрелендә яшь петербург акушеры Андрей Вольфның каны киткән бала табучы хатынга кан җибәрүне беренче тапкыр уңышлы үткәрүе торган. Хатын-кызның гомере табибның эшләве дөрес һәм пациентканың иренең донорлар каны ярдәмендә коткарылган. Илебездә беренче уңышлы кан җибәрү истәлегенә 20 апрель Милли кан донорлары көне итеп игълан ителгән.

Әлеге бәйрәм көне җәмгыятьне кан хезмәтенә һәм Россиядә бушлай кан тапшыру проблемаларына игътибарны юнәлтүгә йөз тота, шулай ук донорларның бәһасез каннарын итүләре бүләк өчен рәхмәт белдерүгә сәбәп булып тора.

Донорлык кан рагы белән авыручы балаларны, катлаулы операцияләр кичерүчеләрне, авыруларны онологик, гомумән төрле хәлләргә юлыгып, кеше гомерен саклауны максат итеп куя.

Чүпрәле районында 26 почетлы донор яши, шуның икесе 2015 әлеге елда исемгә лаек булды.


И.В.Кукушкин, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International