Чүпрәле белем йорты һәм "ТехноНИКОЛЬ” корпорациясе арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүгенге тормыш көн саен диярлек үзгәрешләр кичерә. Аеруча мәгариф өлкәсендә киләчәк өчен көндәшлеккә сәләтле, интеллектуаль яктан үсештә булган укучыларны-яшь буынны әзерләү бурычы куела. Әлеге уңайдан Чүпрәледә дә 2 номерлы урта мәктәбе Иске Чүпрәле быелдан лицей исемен йөртәчәк, җитәкчеләр дә киләчәктә аның исеме җисеменә туры килерлек эшләр башкара.

Шушы көннәрдә булачак лицейга “ТехноНИКОЛЬ” корпорациясе президенты Сергей Колесников килде. Россиядә төзелеш системасы буенча иң эре корпорацияләрдән саналган компания җитәкчесенең белем учреждениесе танышып йөрүе тикмәгә белән дә түгел. Лицей киләчәктә күпрофильле белгечлек буенча укучылар әзерләячәк, киләчәктә исә алар белгечләр булып җитешәчәк, шуңа да Сергей Колесников бу юнәлештә ике арада хезмәттәшлек килешүе төзергә теләген белдерде.

Район башлыгы Александр Шадриков һәм лицей директоры Елена Милимова “ТехноНИКОЛЬ” корпорациясе президентын бина, укучыларның сыйныфтагы уку, туклану, физик культура шартлары белән таныштырдылар. Елена Милимова исә проектлары белән уртаклашты.

Интеллектуаль яктан сәләтле балаларны үстерүне күздә тоткан әлеге лицейда беренче чиратта математика, физика, химия һ.б. фәннәр буенча ныклы белем бирүгә юнәлеш тота. Яңа лицейның үзенчәлеге– балалар белән югары уку йортлары профессорлары, галимнәре дә эшләргә тиеш. Лицейда район үзәгеннән генә түгел, авыллардан, күрше өлкәләрдән дә килеп белем алу мөмкинлеге тудырылачак. Соның урын өчен торыр-интернат булдырылачак.

Бүгенге көндә лицейның уңышлары да бар. Химия укытучысы Ирина Ильина җитәкчелегендә укучылар Чүпрәле җирлегендге цеолит ятмасының физик-химик үзенчәлеге буенча проект әзерләгәннәр һәм аны республика күләмендә үткәрелүче конкурста тәкъдим итмәкчеләр. Шулай ук, мәктәптә компьютер һәм аның белән технологияләрен бар нечкәлекләре белә һәм программалар төзү юнәлешендә эшчәнлек алып барыла, авиамодельләштерү түгәрәге эшли. Укучылар үзләре төзегән робот-этләрне, яңа технологияләрне кунакларга да тәкъдим иттеләр.

Очрашу ахырында “ТехноНИКОЛЬ” корпорациясе президенты Сергей Колесников һәм лицей директоры Елена Милимова хезмәттәшлек килешүенә имзалар салдылар. Якын киләчәктә Чүпрәле лицееның “ТехноНИКОЛЬ” корпорациясе карамагындагы белем учреждениесе булачагына ышаныч бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International