23 февраль-Ватанны саклаучылар көне белән Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков котлавы

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

–Бу көнне без беренче чиратта кадерле ветераннарын сугыш һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны котлыйбыз. Сез дөньяда иминлек, тынычлык хөкем сөрсен өчен кулыгызга корал тотып Ватан өчен көрәшкә күтәрелдегез. Бу шулай ук Россия гаскәрләре традицияләрен дәвам итеп, төрле елларда үзенең ил алдындагы бурычын намуслы үтәгән ир-егетләр бәйрәме дә. Ир-егетләрнең, ата-бабаларның, хәтта малайларның кулларына корал алып дошманга каршы күтәрелүләре мәңгелек эз тарих битләренә язылып булып калды. Мондый канкойгыч вакыйгалар башка кабатланмасын, аяз күк йөзе һәрчак, кояшлы булсын иде. Ватанны саклаучыларга ихлас күңелемнән ныклы исәнлек, бәхетле гаилә тормышы, барлык эшләрегездә һәм башлангычларда уңышлар телим!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International