Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә Муса Җәлилне искә алу кичәсе булып үтте

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Муса Җәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь.

Аның иҗатын белмәгән, искиткеч көчле кеше аның рухына сокланмаган юктыр. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, герой һәм шагыйрь Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон, Петефи шагыйре венгр, чех Юлиус Фучик язучысы ниһаять һәм татар халкының бөек улы Муса Җәлил.

Чуваш Чүпрәлесе гомуми урта белем бирү мәктәбендә патриот - шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе булып үтте.Татар халкының бөек улы Муса Җәлилгә 110 яшь тулуга багышланган кичәдә башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтте. 3 нче сыйныф укучылары Иванов Алексей “Куян” , Даниил Байгушев “Әтәч”, Синдюков Сергей “Маэмай” шигырьләрен бик оста итеп башкардылар. 9 нчы сыйныф укучылары Муса Җәлилнең сугыш чорында язылган шигырьләрен дөрес ,сәнгатле итеп укуы тамашачылар тарафыннан бик зур бәяләнде Терпина Надежда “Бүреләр” шигыре белән 1 нче урын, Казакова Виктория “Ромашкалар” шигыре 2 урын, Кудрявцева Александра “Җырларым” шигыре 3 нче урынга лаек булды. Патриот шагыйрьнең тормыш юлы , 10 сыйныф укучылары һәм иҗаты белән Афанасьева Полина Кудрявцева Татьяна тамашачыларны презентация ярдәмендә таныштырдылар. Укучыларның шигырләргә ясаган рәсемнәре һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итте.

8 нче сыйныф укучысы Яковлева Наташа ,Мусаткина Маргарита шагыйрьнең әсәрләренә багышлап чыгарган стенагазетасы 1 урын ,9 сыйныф укучысы Ефремова Ирина “Ромашкалар” шигыренә иллюстрация 2 урын, 3нче Татьянаның 3 нче сыйныф укучысы Задурова эше урынга лаек булды.

Кичәне балаларның алган белемнәрен ныгытып “сорауларга җавап тап” уены белән күңелле һәм файдалы итеп дәвам иттек.


Зөлфия Чулякмина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International