Чүпрәле укучылары республика күләмендәге олимпиада призёрлары булдылар

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

12 – 14нче февральдә Казан шәһәрендә мәктәп укучылары арасында татар әдәбияты буенча йомгаклау республика күләмендәге олимпиаданың этабы үткәрелде.

Әлеге олимпиадада муниципаль этапта җиңү яулаган ике укучы катнашты. Беренче номерлы урта Иске Чүпрәле мәктәбенең 10 “А” сыйныфы укучысы Эльвина Фәхретдинова һәм Шланга урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Лилия Нуретдинова – икесе дә призлы урынга лаек булды.

Укучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән, ә аларны олимпиадага әзерләгән укытучылары: М.А.Таҗетдинова һәм Р.Р. Мәлләмова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр. Тәбриклибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International