Чүпрәле Ульяновск өлкәсендәге һәм Чувашиядәге ызандаш районнар белән хезмәттәшлек килешүе төзеде

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

үршеләр дустанә мөгамәләдә белән тору - һәрбер төбәкнең тотрыклы нигезе ул. Шуларны күздә тотып, Чүпрәледә Ульяновск өлкәсенең һәм Чувашия Республикасының ызандаш районнары белән үзара хезмәттәшлек килешүе төзелде.

Район башлыгы Александр Шадриков Чүпрәлене күршеләр озак еллар белән дәвамындагы тарихи, географик һәм мәдәни элемтә бәйләвен ассызыклады. Бүгенге көндә районда барган үзгәрешләр, киләчәккә булган эшчәнлек белән таныштырды. Шул ук вакытта, очрашуга җыелган район хакимияте башлыкларының һәммәсен бердәм максат-халыкның яшәү шартларын яхшырту, торак пунктларда моның өчен уңайлыклар тудыру, бер сүз белән әйткәндә районнардагы икътисадны үстерү берләштергәнлеген әйтте.

-Күршеләр белән яшәү дус-ул бер береңә хөрмәт, йолаларны, гореф-гадәтләрне олылау билгесе дә. Чүпрәле халкының күбесе сездә тормыш корган, хезмәт итә, сезнең халык та шулай ук, биредә яши, анда да, монда туганлык элемтәләре урнашкан. Шулай булгач, нигә әле районнар белән дә ныклы хезмәттәшлек урнаштырмаска? Бердәм нәтиҗәле хезмәт, теге яки бу өлкәдә һәръяк өчен дә тәҗрибә белән уртаклашуда файдалы булачак,-диде Александр Шадриков.

Чыннан да күрше районнар белән дә тыгыз элемтәдә эшлисе эшләр байтак. Әйтик, күрше Ульяновск өлкәсе белән Чүпрәлене якын арада Татар Шатрашаны аша узачак асфальт юл тоташтырачак. Ә бу икътисад, юл буендагы сервисның үсеше, дигән сүз. Шулай да хезмәттәшлек килешүнең мөһим өлеше булып, район җирлегендә яшәүчеләрнең иминлеге тора. Шуңа да очрашуда җитәкчеләр әлеге килешүнең дини юнәлештәге каршылыкларны хәл итүдә дә мөһим роль уйнаячагын әйтеп үттеләр.

Яклар социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә тотрыклы һәм озак вакытка исәпләнгән элемтәләрне саклауның мөһимлеген ассызыклап, килешүгә имзалар салдылар. Әлеге тарихи вакыйганың истәлеге итеп, район башлыгы Александр Шадриков бүләкләр тапшырды.

Очрашуның икече өлешендә кунаклар өчен Чүпрәле районы буйлап сәяхәт оештырылды. Җитәкчеләр район крайны өйрәнү һәм музеен “Талантлар планетасы” балалар иҗат йортын карадылар.

Владимир Денисов, Шомыршы районы башлыгы хакмияте:

– Безнең районнарны бары берничә километрлар аерып гына тора. Үзара дустанә мөнәсәбәтнең озак еллар белән дәвам итүе ике як та хаклы горурлана ала. Ә хезмәттәшлек килешүе бу мөнәсәбәтләрне үстерү өчен тагын да этәргеч булачак.

Илдус Минетуллин, Комсомольский районы башлыгы хакимияте урынбасары:

-Төрле өлкәләрдәге бүгенге үзгәрешләр замана белән бергә атлауны таләп итә, билгеле моның өчен яңа мөмкинлекләр, тәҗрибә уртаклашу кирәк. Хезмәттәшлек нигезендә киләчәктә без моңа ирешербез дип уйлыйм. Әйтәләр бит “Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә”, дип. Тәҗрибә уртаклашыр өчен барасы ерак түгел, күршегә килеп тә өйрәнергә мөмкин.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International