Министр Рафис Хәбибуллин хезмәткәрләр санын кыскарту турында рәсми игълан итте

2016 елның 6 феврале, шимбә

2015 елда Татарстанда Янгынга каршы федераль хезмәтнең 240 штаты кыскартылган. Шулардан 67се генә буш саналган, калганнары гамәлдәге хезмәткәрләр һәм эшчеләр штаты булган.

Әлеге саннарны ТР оборонасы һәм бүген Гражданнар гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән уртак коллегия утырышында шушы ведомстволар башлыгы Рафис Хәбибуллин китерде. Искәртеп үтик: утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Песошин, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Идел буе төбәге үзәге җитәкчесе генерал-лейтенант Игорь Паньшин, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин һ.б. рәсми затлар катнашында уздырылды.

ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры сүзләренчә, быел вазгыять тагын да катлауланыр дип көтелә: 225 хезмәткәрне кыскарту, хезмәттә булуның иң чик яшенә җиткән тагын 456 хезмәткәрне эштән азат итү планлаштырыла. “Шул рәвешле, быел хезмәттә булуның чик яшенә һәм иң җиткән автобаскычлар, буынлы күтәрткеч транспорт йөртүчеләре, бүлек командирлары һәм караул башлыгы ярдәмчеләре вазыйфаларын биләгән кимендә 220 хезмәткәрне эштән азат итәргә туры киләчәк. Бу исә подразделениенең хәрби әзерлеген билгели торган төп вазыйфалар. Хәзерге вакытта аларны этаплап алмаштыру мөмкинлеге карала. Әмма яңадан билгеләнгән затларны әзерләү мәсьәләсе калачак”, – дип ассызыклады министр үзенең чыгышында. Республиканың янгынчылык-коткару подразделениеләре башлыкларын алдан кисәтеп, быел аерым белгечләргә хезмәт вакытын 1 елга озайту мөмкинлеге бар икән, бу аның киләсе елда да булачагын аңлатмый, шуңа күрә төп белгечлекләр буенча тиешле квалификациягә ия алмаш әзерләү буенча эш көндәлек алып бару зарур, дип басым ясады. Әлеге уңайдан ул Игорь Паньшинга: “Без Сезнең адреска хезмәт вакытын озайтуны сорап, подразделениеләрнең хәрби әзерлеген тәэмин иткән төп юнәлешләр буенча хезмәткәрләр исемлеген төзеп юлладык. Сездән аны хуплавыгызны сорыйбыз”, – дип мөрәҗәгать итте.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Идел буе төбәге үзәге җитәкчесе, үз чиратында, 2016 ел бюджетының бик тар булуын кат-кат искәртеп, гадәттән тыш хәлләр системасы өчен елның катлаулы киләсенә ишарәләде. Гомумән алганда, быел министрлык бюджетын кимендә 10 процентка кыскарту күздә тотыла. Без моңа әзер булырга тиеш, дип кисәтте ул хезмәттәшләрен.

“Миңа, төбәк үзәге җитәкчесе буларак, кече башлыклар составы хезмәт вакытын озайту хокукы бирелде. Ниһаять, без моннан башка мөмкин түгеллеген дәлилләүгә ирештек. Тар юнәлешле белгечләрсез булмый. Шуңа сезнең министрлык һәм идарәнең мөрәҗәгатендәге теләк-үтенечләр тулы күләмдә канәгатьләндереләчәк”, – дип ышандырды Игорь Паньшин. Шулай да, киләчәктә бу төр кыскартулардан котылып булмаячагын сиздереп куйды.

 

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International