Бераз гына җылыта

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, буген – 27 гыйнварда, урыны белән томан төшүе көтелә, көчсез, әмма тотрыксыз җил исәчәк. Юлларда – бозлавык.

 

Республикада явым-төшемнәр вәгъдә ителми. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә – 22-27, аязган вакытта – 28-33 градус салкын булачак. Көндез бераз җылыта – 15-20, кынчыгыш районнарда 24 градус салкын булыр дип фаразланыла. Республиканың көнчыгыш районнарында – иң салкын, көнбатышта – иң җылы һава температурасы саклана.

Казанда төнлә – 22-27, аязган вакытта 29 градуска кадәр салкын булачак. Көндез – 16-19 градус салкын.

28 гыйнварга каршы төндә Татарстанда бераз кар явачак, томан төшү ихтималы бар. Һава температурасы 16-21, аязганда 22-27 градус салкын булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International