Бүген Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Санкт-Петербургта төрле бәйрәм чаралары, Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү акцияләре үтә. Хәрби дан көне – Ленинград шәһәрен нимес-фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итү көне “Россиядә хәрби дан көннәре (җиңү көннәре) турында” федераль закон нигезендә үткәрелә.

Блокаданың тәмам өзелүе уңаеннан 1944 елның 27 гыйнварында Ленинградта бәйрәм салюты бирелгән иде. Хәзер бу көндә шәһәрдә төрле бәйрәм чаралары, ветераннарын һәм Бөек Ватан сугышы 900 көнгә сузылган дәһшәтле блокаданы башыннан кичергән кешеләрне хөрмәтләү чаралары үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International