Дүшәмбе көнне яшьлек, романтика һәм ышаныч-өметләр бәйрәме – Россия студентлары көне билгеләп үтелә.
Бу көн Татьяна көне дип тә атала. Безнең барыбыз да яшьлек һәм студент елларын кичергән кешеләр. Бу йокысыз төннәр, күңелле вакыйгалар, тормышның гүзәл булуына ышанып, ә иң мөһиме – барысы да алда әле, дип якты өметләр белән яшәгән чор. Татьяна көне – төрле буын вәкилләрен берләштергән бәйрәмнәрнең берсе. Студент еллары инде күптән артта калган кешеләр, гомернең иң матур еллары, алтын чор – ул студент чак, дип курыкмый әйтә алалар.