Атнаның беренче көне җылы булачак

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 18 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
 
Республикада бу көн явым-төшемгә бай булачак – кар ява. Кайбер районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
 
Һава температурасы әле төнлә генә 6-15 градус салкын булса, көндезге сәгатьләргә 0-5 градус кына салкын булачак.

Казанда бүген көндез 1-3 градус салкын булыр дип фаразланыла.

19 гыйнварда кар явачак. Һава температурасы 9 градус салкын булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International