Ялларда Татарстанда кабат салкынайта

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

Иртәгә, 16 гыйнварда Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак, томан. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
16 гыйнварда төнлә температура 13-18 градус салкын, аязганда – 21 градуска кадәр, көндез 11-16.
Казанда иртәгә алмашынучан болытлы һава һәм салкын булачак, төнлә 16-18 градус салкын, аязганда - 20 градуска кадәр нульдән түбән, көндез – 12-14.
17 гыйнварда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән кар, буран.Төнлә һәм иртән температура 18-23 градус, ә аязганда 29 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез 8-13 градус нулҗдән түбән булса, көнчыгыш районнарда 18 градус. Юлларда бозлавык булачак.

 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International