Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковның Яңа ел котлавы

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар!  Ел ахырына якынлашып килә. Без инде аңа нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәк елларга максатлар, планнарыбызны барлыйбыз. Яңа ел – якты өметләр бәйрәме ул.

2015 елда билгеләп үтелгән ил, республикакүләм  тарихи вакыйгалар: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, ТАССР оешу датасы, Татарстан Дәүләт Советының 25 еллыгы  район тормышында да эзсез узмады. Бу елда без Чүпрәле районының 85 еллыгын билгеләдек. Боларның барысы да безне тагын да ныграк берләштерде, киләчәк көннәргә һәм үзебезгә ышанычыбызны арттырды. Районыбызда милләтара һәм динара урнашкан тынычлык һәм татулык, тарихыбызны хөрмәт итү һәм кече Ватаныбыз белән горурлану хисе безгә алдыбызга куелган максатларга ирешүгә, проектларыбызны тормышка ашыруга ярдәм итте.

2016 елда да быел башланган авылларны су магистраленә тоташтыру эшен, мәктәпләрне төзекләндерү, яңа фельдшер-акушерлык, ветеринария участогы пунктлары төзү, йортлар салу кебек һәм тагын да шундый күп республикакүләм социаль  программаларда катнашуыбызны дәвам итәрбез, яңаларын, район күләмендәгеләрен дә уйлап табарбыз. Тырышып хезмәт итә белүебез һәм бердәм булуыбыз моңа ныклы ышаныч бирә.

Кадерле дуслар! Яңа ел сезгә тынычлык һәм иминлек алып килсен, өйләрегез бәхет һәм балаларның шат авазлары белән тулы булсын. Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International