Владимир Леонов: Кемдер стадион төзи, ә без инде анда чәй эчәбез!

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Россиянең спорт башкаласына әверелүенә 2013 елгы Бөтендөнья Универсиада да тәэсир итми калмады. Ул республикабызга бер этәргеч бирде. «Тиздән бездә Олимпиада узса да, шаккатырлык түгел», – дип белдерде Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов ведомствоның еллык йомгакларына багышланган чарада.

Хәер, елда 2016 Рио-де Жанейрода үтәчәк Олимпиадага безнең спортчылар инде ныклап әзерләнә. Министр сүзләренә караганда, Татарстанны спорт төбәге буларак дәлилләр өчен, Олимпиадага Россия җыелмасына мөмкин кадәр күбрәк спортчы эләгергә тиеш. Моннан тыш, Леоновка спортчыларның нәтиҗәләре түгел, ә саны күбрәк булуы мөһим икән ләбаса!

ФИФА да уңышлы узачагына шик юк!

Казан – 2018 елдагы футбол буенча Дөнья чемпионатына иң әзер төбәк. Әгәр Саранск, Самара, Екатеринбургта бүген стадионнар өр-яңадан төзелсә... “Ә без инде икенче ел чемпионатны кабул итәчәк “Казан Арена”да чәй-каһвә эчеп утырабыз”, – диде Леонов.

Җәй көне ФИФА вәкилләре дә Татарстанның әзерлеген бәяләргә килгән. “Әгәр футбол стадионында Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәргәннәр икән, димәк, ФИФА да уңышлы узачагына шик юк”, – дигәннәр. Бу шаярту булса да, һәрбер шаяртуда да чынбарлык чагыла.

- Чыннан да, елда 2018 узачак Чемпионатка Татарстанда күп объектлар әзер. “Казан Арена”, инфраструктура, логистика, – болар барысы да инде әзер. Хәзерге вакытта кунакларны урнаштыру урыннарын тәртипкә китерергә, дүрт футбол кырын төзергә кирәк. Аларның берсе “Электрон” базасында урнашачак, – ди Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

2017 елда Конфедерацияләр кубогы да көтелә. Ә 2018 ел дөнья масштабында Казан үзендә алты футбол матчын кабул итәчәк. Аларның дүртесе төркем матчлары булса, финалның 1/8 матчы, чирекфинал матчлары да бездә үткәреләчәк. Ярымфиналлар Санкт-Петербургта узачак. Ирекле булышучылар армиясе – Универсиада мирасы буларак кабул ителә. Алар Дөнья чемпионатына әзерлектә дә төп булышчы булачак.

Казан күрмәгәнен күрәчәк, яки 2016 ел спорт чараларына бай булырмы?

Министр фикеренчә, Татарстанның дөньяга таныту өчен мондый масштаблы чараларны, һичшиксез, уздыру кирәк. Элек Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та моңа кадәр үзебез сорасак, ниндидер конкурс, грантларда катнашсак, хәзер исә вәзгыятьнең киресе күзәтелә, дип белдергән иде. Бүген күп кенә федерацияләр спорт чараларының Казанда үтү инициативасы белән чыга. Әлбәттә, республика бу безнең өчен дә күпкә отышлы. Чөнки әлеге очракта финанс чыгымнар Татарстаннан түгел, ә тәкъдим иткән кешеләрдән килә. Шундыйларның берсе –“Татнефть-Арена”да узган Бокс кичәсе – Россия күләмендә иң рейтинглылардан булган. Татарстанга килүчеләр бу спорт чарасын Казанда дә түгел, ә Лас-Вегаста уза, дип уйлаган.

2016 елда Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын зур эшләр көтә. Киләсе елда бадминтон, самбо, дзюдо буенча Европа чемпионатлары үтәчәк. Суга сикерү буенча Дөнья кубогы этабы, синхрон йөзү буенча юниорлар арасында дөнья беренчелеге, яшь командалар арасында Дөнья кубогы да оештырылачак. Җитмәсә, керлинг буенча Дөнья чемпионаты, триатлон буенча Россия чемпионаты кебек республикабыз өчен яңа төр спорт чаралары узачагы турында күп укучыларыбыз белмидер әле дә.

Балалар-яшүсмерләр мәктәбен нинди киләчәк көтә?

“Сез үзегезнең министр буларак эшчәнлегегез башланган вакытта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә аерым игътибар булачагын ассызыкладыгыз. Бу юнәлеш буенча 2015 елга нәтиҗәләр ясап нинди була?” “Intertat.ru” хәбәрчесенең шундый соравына Владимир Леонов аерым тукталды.

- Без Идел буе округында мондый мәктәпләр буенча федераль – лидер. 169 мәктәпнең барысы да эшли. Быел өч балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен ачтык. Мәктәпләрнең булуы – яхшы күренеш. Ләкин без аларның сыйфат юнәлешендә дә эшләргә тиешбез. Киләсе елга исә мондый мәктәпләрнең санын арттыру буенча түгел, ә дә бәлки эреләндерү юнәлешендә эшләрбез, – дип ассызыклады Леонов.

Министр шулай ук тренерларның хезмәт хакы аз булу проблемасына да тукталды. Районнардагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә аеруча авыррак туры килә. Бу система эчендәге мәсьәләләргә дә башкача якын килү кирәклеген белдерде.

- Без күп кенә төбәкләргә үрнәк булып торабыз. Һәр төбәк тә шуның кадәр спорт проектларын тормышка ашырырга әзер түгел. Ил җитәкчелегеннән дә Татарстанга карата яхшы мөнәсәбәт сизелә, – дип тәмамлады сүзен Леонов.

Киләсе елга да кайбер серләр ачылды. Спорт медицинасы да читтә калмаячак. Беренчедән, массалы спортка да аерым игътибар бирергә җыеналар. Шулай итеп, спорт.татар дигән махсус портал барлыкка киләчәк. Тик министрлыкка бүленгән бюджеттан читкә тайпылып булмаячагы анык билгеле. Бу, әлбәттә, икътисади вәзгыятьткә, рубльнең тотрыклылыгына бәйле.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International