Бу дата император Екатерина II идарә иткән чордагы истәлекле вакыйга уңаеннан билгеләнә. 1769 нчы елда ул көрәшләрдә батырлык үрнәкләре күрсәтүчеләргә "Орден святого Георгия Победоносца" ордены тапшыруны гамәлгә кертә. Орденның 4 дәрәҗәсе була. 1917 елдан соң бу орден тапшыру традициясе бетерелә. 2000 нче елда иң югары хәрби бүләкнең статусы кире кайтарыла. 2007 елда Россия Дәүләт Думасы “Россиядә сугышчан дан көннәре һәм истәлекле даталар турында” законга яңа истәлекле дата – Ватаныбыз Геройлары көнен билгеләүче төзәтмә кабул итте. Шуның нигезендә, бу бәйрәм 9 декабрьдә безнең районда да тантаналы төстә һәр елны билгеләп үтелә