Чүпрәледә Бердәм кабул итү көне узды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Бүген  1 декабрьдә  “Бердәм Россия” партиясенең  райондагы җирле бүлекчәсе иҗтимагый кабул бүлмәсендә Чүпрәле район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары  гражданнарны  кабул итте.  

Әлеге чара  “Бердәм Россия” партиясенең оешу көне кысаларында узды. Иртәнге якта ук, район башлыгы Александр Шадриков  районда яшәүчеләрнең  шәхси проблемаларына, башлыча эшкә урнашу, райондагы су мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга җавап бирде.  

Бердәм кабул итү көне, шулай ук,  авыл җирлекләрендә  дә узды. Авыл халкы үзләрен  борчыган мәсьәләләрне авыл җирлеге депутатларына җиткерде.

 


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International