ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә яңа җитәкче тәкъдим ителде

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенең яңа җитәкчесе Ирада Әюпованы коллективка тәкъдим итте. Элек ТР мәдәният министрының урынбасары вазифасында ул беренче иде.

Илдар Халиков идарәнең элеккеге җитәкчесе Данил Ибраһимовка рәхмәт белдерде һәм ул җитәкчелек иткән чорда ведомствоның үз функцияләрен анык һәм ипле башкаруын билгеләп үтте.

Ирада Әюпованы яңа вазифасы белән котлап, ТР Премьер-министры үзенең Чаллы хакимияте башлыгы булганда ук аның белән хезмәттәшлек итүен ассызыклады. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары вазифасында Ирада Әюпованың үз бурычларына җаваплы карап, күп эш башкаруын да әйтеп узды.

"Мин Миңнемулловичны Айрат (Айрат Сибагатуллин - ТР мәдәният министры - Т-и искәрмәсе) сирәгрәк күрдем: ул төрле командировкаларда еш була. Бөтен киңәшмәләрдә Ирада Әюпова катнашты, барлык документлар белән дә ул эшләде. Аңа уңышлар телисе килә. Юнәлеш бик кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы да. Хәл итәргә тиешле мәсьәләләр шактый", - диде Илдар Халиков.

Аннары ТР Премьер-министры Ирада Әюповага символик министр портфелен тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»).                      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International