ТР Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советының террорчылыкка каршы көрәш проблемаларына багышланган уртак утырышында чыгыш ясады
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, илгә радикаль ислам һәм террорчылык тарафдарлары керүгә чик кую максатында, Россиягә миграция агымнарын чикләү зарур дип саный. Бүген ул бу хакта Дәүләт Думасы һәм Федерация Советының Россиядә дә һәм халыкара дәрәҗәдә дә террорчылыкка каршы көрәш проблемаларына багышланган уртак утырышында чыгыш ясады.
Чарада РФ субъектларының закон чыгару органнары рәисләре дә катнаша. Утырыштан трансляцияне "Россия 24" телеканалы алып барды. Утырыш көн тәртибенең актуальлеге турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин исламны дин буларак һәм террорчылыкны идеология һәм гамәлият буларак бүлеп карау кирәклеген ассызыклады.
"Ислам дәүләте", "Ислам дәүләте"... - андый дәүләт юк, сафсата бу! Бер төбәктәге хезмәттәшебез әйткәнчә, ул - бөтен дөньядан җыелган милләте һәм дине булмаган кешеләр, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Татарстанлылар ил Президентының тырышлыгын хуплый. Дәүләт хакимияте органнары, махсус хезмәтләр, тышкы дәрәҗәдә бик җитди аңлату һәм гамәли эш алып барган Тышкы эшләр министрлыгы эшен дә", - диде шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Террорчылыкка каршы көрәш буенча кирәкле чара сыйфатында ул, аерым алганда, Россиягә миграцияне чикләүне атады. Ф.Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүген Татарстанда 70 меңнән артык чит ил мигранты бар, аларның күпчелеге - мөселманнар, алар арасында радикаль ислам тарафдарлары да бар.
"Миграция агымнарына, аларның географиясенә һәм урнашу тыгызлыгына тирән анализ кирәк. Бу күпмедер дәрәҗәдә төрле илләргә, шул исәптән Россиягә, террорчылыкны тулыландыру мохите, алга этәрү юлы. Минем чыгышым Россияне бөтен дөньядан аеру турында түгел, әмма төрле илләрдән кешеләр килү һәм яшәү системасын җайга салырга кирәк", - дип ассызыклады Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев).