Казанга Санта Клаус килде

2015 елның 13 ноябре, җомга

Бабай Кыш кунакка карлы, салкын көндә генә килә, дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Быел Яңа ел кунагы тагын да иртәләде – Казанга ноябрь уртасында ук килеп җитте. Сәбәбе дә җитди иде шул: Лапландиядән килгән "хезмәттәше" – Санта Клаусны каршы алырга, кунак итәргә кирәк булган.

Казанга Яңа елда төп могҗиза тудыручылар үзләре белән Шүрәле, Батыр, Казан мәчесе кебек безгә таныш әкият геройларын да иярткәннәр иде. Юеш кар, яңгыр ява дип тормадылар, үзләрен күрергә килгән күп санлы шәһәр халкы белән рәхәтләнеп Бауман урамы буйлап әйләнделәр.
 
Лапландия кунагы Санта Клаус Кыш Бабай белән очрашканы булса да, аның әле Казанда беренче тапкыр гына кунак булуы. Да Шуңа ул үз тормышы турында бик теләп сөйләде. Бактың исә, Санта Клаус Лапландия Рованиеми башкаласы шәһәрендә гомер итә икән. кунакларны дачаларында кабул итә, ди. Санта Клаусның үз "Кар кызы" бар икән – хатыны миссис Клаус аңа һәрчак ярдәм итеп тора. Төп булышчылары, әлбәттә – эльфлар. Санта Клаусның эше шулкадәр күп мени, дисезме? Ничек күп кенә әле. Аңа ел саен 1 миллионлап хат килә икән. Сер итеп кенә әйтте: Россиядән 100ләп килә дә хат, ди.
 
Хәер, безнең Бабайга да чит илдән хат язучылар бар. Санта Клаус белән әңгәмә куертаканда Кыш Бабай Украина, Япония кебек илләрдән дә хат алуын җиткерде бит. Аңа да ел саен 8 меңләп хат килә икән.
 
– Казан бик ошады, – диде Санта Клаус. – Төрле милләт һәм диндәге кешеләрнең дус булуына сокландым.
 
Сүз уңаеннан, Кыш Бабай да ерак юлга кунакка җыена икән. Ул 18 ноябрьдә Бөек Устюг шәһәренә Дед Морозның туган көненә кунакка барачагын җиткерде. Димәк, Санта Клаус белән анда да очрашачаклар әле. Беренче тапкыр танышулары да шунда булган бит.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International