Яшьләр тынычлыкка өнди!

2015 елның 18 сентябре, җомга
21 сентябрь - Халыкара тынычлык һәм килешү көне. Бу уңайдан Казанда “Без -бер ил, без - бер халык” дигән республика форумы оештырылачак. Экстремизм һәм террорчылыкка каршы профилактика чараларын яшьләр даирәсендә җәелдерү максатыннан оештырылган проект “Идел” Яшьләр үзәге базасында 18-21 сентябрь көннәрендә уза.

“Без – бер ил, без - бер халык” республикакүләм яшьләр программасы координаторы Яна Сирюкова белдергәнчә, форумда катнашырга теләк белдергән 200ләп кешедән гариза килгән. Алар арасында Якутия, Сарытау, Уфа һәм башка шәһәрләрдән, шулай ук Татарстан район һәм шәһәрләреннән вәкилләр бар. Ләкин чарада Казан яшьләренә өстенлек күбрәк бирелгән. Яшьләр алдында танылган сәясәтчеләр, тарихчылар, блогерлар чыгыш ясаячак. Форум делегатларына катлаулы чорда теге яки бу коткыларга ничек бирешмәскә, экстремизмга “юк” дияргә өйрәтәчәкләр. Яшьләрнең социаль проектларын тормышка ашыру серләре белән дә уртаклашачаклар.

Г.Камал театры бинасы каршындагы мәйданда 20 сентябрь көнне зур концерт оештырыла. 15.00 сәгатьтә башланачак бәйрәм концертында Казан группалары, шулай ук татар җырчысы Мөнир Рахмаев, танылган “Волга-Волга” төркеме, “Зинаида Шнипельсон» кавер-группасы чыгышлары көтелә. Бәйрәм мәйданында чара партнерлары тарафыннан тематик акцияләр дә оештырыла. Мәсәлән “Планета Фитнес” спорт әспаблары урнаштырачак. Анда һәр теләгән кеше ГТО нормалары тапшыра алачак. “Объективные люди” дип аталган социаль фотокросска да нәтиҗәләр ясала. Фотокросс 19 сентябрь көнне Петербург урамы, 12 йорт каршында 11 сәгатьтә старт алачак. Ә инде Г.Камал театры каршында узган бәйрәм барышында җиңүчеләрне билгеләп узачаклар. Иң лаеклыларга планшет бүләк ителә, ди проект авторлары. Үзенчәлекле фотографияләрдән исә күргәзмә оештыру да каралган.

“Без сугыш чоры балалары түгел. Ләкин сугыш турында әби-бабаларыбыздан ишетеп, кинолардан күреп, китаплардан укып үстек. Тынычлыкның нинди кадерле нәрсә икәне аңлыйбыз. Шуңа да мондый чараларны яшьләребез арасында оештыру бик кирәк дип уйлыйм. Елына бер мәртәбә тынычлык, килешеп яшәү хакында сөйләшсәк, бер дә артык булмас”, - ди “Без – ул тынычлык” концертының җитәкчесе Андрей Петухов.

Республикада төрле милләт һәм дин вәкилләре яши. Аларны тынычлыка чакыру, мәдәниятләрне якынайту, динара дуслыкны ныгыту, үзара хөрмәт уятуны максат итеп куйган форумда сиксәннән артык яшь кеше катнашачак.

Мөршидә КЫЯМОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International