Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Рөстәм Рәкыйпов: “Мәчетләргә килүче яшьләр саны да күбәя“
2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Күптән түгел, район мөселманнары ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаетен бәйрәм итте, алда исә–Корбан гаете. Яшьләргә дини тәрбия бирүгә, аларны ата- бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр, йолаларга тартуга игътибар ни дәрәҗәдә бирелә? Шулар хакында район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов белән сөйләштек.
–Рөстәм хәзрәт райондагы мәчетләрнең халкыбызны иман юлына бастырудагы өлеше бәяләп бетергесез. Дини бәйрәмнәребезгә дә зур игътибар бирелә. Ә менә район халкының дингә тартылуы ни дәрәҗәдә, мәчетләр буш түгелме?
–Әлхәмдүлилләһ, Чүпрәле җирлегендә яшәүче мөселманнар көннәрнең бик эссе булуына да карамастан, ураза тоттылар, шул ук вакытта кырда һәм башка җирләрдә эшне туктатмадылар, мәчеткә дә йөрделәр. Мәчетләргә яшьләрнең дә күпләп йөри башлавы сөендерә.
Агымдагы елда төзелеп килүче Чүпрәле үзәк “Җәмигъ” мәчетендә дә чатыр корып, ураза гаете укылды. Әлеге мәхәллә кешеләренең активлыгына сокланырлык иде.
Иске Чүпрәле мәчетендә исә биш вакыт намаз укыла, һәркайсында шулай ук, район халкы җыела. Мәчет каршында мәдрәсә эшли, анда хатын-кызлар, балалар гына түгел, ир-егетләр өчен дә уку мөмкинлеге бар. Коръән укучы хатын-кызларбыз бик күп. Октябрьдән укуларны янә башлап җибәрмәкче булабыз, теләге булучы һәркемне көтеп калабыз. Укулар бушлай, дәрес бирүчеләр дә әлеге хезмәтне Аллаһы ризалыгы өчен дип башкаралар.
Соңгы елларда Казан шәһәрендәге “1000 еллык исемендәге мәдрәсә“дә белем арттыручы шәкертләребез күбәйде, араларында яшьләр дә бар. Шулай итеп, район авылы мәчетләрендә укымышлы муллалар булдыру юнәлешендә дә шактый эш алып барыла.
–Чүпрәле үзәк “Җәмигъ” мәчетенең төзелеш эшләре белән дә таныштырып үтсәгез иде. Район мөселманнары өчен мөһим булган вакыйга–яңа мәчетнең ачылуы кай вакыттарак булачак?
– Район җитәкчелеге, Чүпрәле халкы, якташларыбызның, күренекле шәхесләрнең ярдәме белән яңа мәчет төзелешен башлап җибәреп, инде бүген аның бинасын төзеп тә куйдык дияргә була. Әмма әле башкарасы эшләр бик күп. Проект буенча мәчетнең түбәсе гади генә булмаган биш манарадан торачак. Агымдагы елда шушы түбә, тәрәзәләр, ишекләрен кую эшләрен төгәлли алсак, бик әйбәт булыр, дип торабыз. Ачылышы исә киләсе елда булачак. Мәчет төзү–гади генә эш түгел. Элек-электән ул халыктан җыелган, иганәчеләр ярдәме белән булдырылган. Шуңа да район җитәкчелеге, үзебез дә иганә ярдәме күрсәтә алырлык шәхесләр эзлибез, ярдәм сорыйбыз.
–Гореф-гадәтләрне барлау, бердәмлеккә чакыру, дини-әһлакый тәрбия юнәлешендә нинди эшләр алып барыла?
–Чүпрәле районында элек-электән ике милләт чувашлар һәм татарлар, ягъни ике дин: православие һәм мөселманнар дус-тату яшәгән. Бу бүген дә шулай, киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанабыз. Ике арадагы дуслыкны, гореф-гадәтләрне барлау, ныгыту максатында күп кенә чаралар оештырыла. Рамазан ае алдыннан гына аларда Пасха бәйрәме олылап билгеләп үтелде. Бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлауларыбызны җиткердек. Республика районнары мөселманнары белән дә дус яшибез, Аллаһыга шөкер. Балтачка мөселманнар Сабантуена бардык. Күптән түгел Болгарда мөселман яшьләре форумы булды, анда да катнаштык. Гомумән, дини кыйммәтләрне барлау, дин юлында булу–ул бит көннәр буе намаз укып, мәчеттә утырып тору түгел. Төрле бәйрәмнәр оештыру, шундый ук, иҗтимагый тормыш, сәясәттә, спорт чараларында катнашу–болар барысы дини-әһлакый тәрбия юнәлешендә алып барыла торган эшләр. Без, бер-беребезне тулыландырып, дус-тату яшибез. Дингә, Аллаһыга, аның әйткәннәренә ихлас ышанган кеше тәртип бозмаячак, гаиләсенә һәм җәмгыятькә тугры хезмәт итәчәк.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз