Августта өйләнешүче чүпрәлеләр күбрәк

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Район ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча,  1 августка Чүпрәледә 51 никах теркәлгән. 

Үткән елның шушы чорында ул 59 булган. Былтыр туган балалар саны 103 булса, быел ул 88 генә. Гаилә булгач, савыт-саба да шалтырамый тормый, әлбәттә. Бер-берсенә юл бирмичә, аерылышуга гариза язуга кадәр 19 гаилә килгән, шунысы куанычлы, әлеге сан былтыргыдан 9га ким. Август аена быел 233 райондашыбызны да югалтканбыз. 2014 елда исә бу чорга 237 кеше үлгән булган.

Август–туйлар ае дибез. Быел бу айда никах теркәүчеләр дә башка елларга караганда азрак булыр  диеп көтелә. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлсирә Галләмова әлеге аермалыкны яшьләрнең шәһәрләргә барып никахлашулары белән аңлата. Югыйсә, үзебездә дә менә дигән ЗАГС бүлеге, фотоларга төшәр өчен парклар бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International