Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Татарстан китап нәшрияты вәкилләре Чүпрәледә "Китап бәйрәме"ндә катнашты
2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Бүген китап, газета укуга ихтыяҗ бармы? Үсеп килүче яшь буынны ниләр кызыксындыра? Татар китапларын, әдәби әсәрләр укыламы? Шушы юнәлештәге мәсьәләрне, проблемаларны хәл итү агымдагы елда игълан ителгән Әдәбият елында аеруча актуаль төс алды.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Китап бәйрәме” чарасын да басма китапларга игътибарны арттыру максатыннан чыгып оештырды. Әлеге чарага Татарстан китап нәшриятыннан вәкилләр, танылган язулар, җирле шагыйрьләребез, әдәбиятка гашыйк булган шәхесләр, китапханәчеләр, укытучылар катнашты.
Татарстанның сәнгать эшлексесе, танылган язучы Рәдиф Сәгъди китап белән дус яшәмәгән халыкны нурсыз халык дип атады. Булган байлыкны, гореф-гадәтләрне, телне, милләтне саклау өчен китаплар мөһим роль уйнавын ассызыклады. Әлеге уңайдан Татарстанда зур эшләр башкарылуын әйтеп үтте. “Читтән килүчеләр Татарстанга сокланып китәләр. Без киләчәктә дә шушы байлыкны саклау юнәлешендә балаларга, оныкларга бай мирасыбызны калдырырга тиешбез”, диде.
Татарстан китап нәшриятының генераль директор урынбасары Илдар Хөснетдинов һәм баш мөхәррире, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ленар Шәех соңгы елларда татар китапларының күп санда нәшер ителүе, аларны сатып алучыларның ел саен арта баруы, Казан шәһәрендә китап кибетләренең ачылуы турында сөйләп үттеләр. Татарстан китап нәшриятының бай тарихлы, быел 96 еллыгын билгеләп үтүе турында әйттеләр. Татарстан китап нәшриятында 1500гә якын китап төре исәпләнә. Чарада Төркия язучылар берлегенең “Намык кимал” исемендәге премия лауреаты, күп кенә җырлар авторы, яшь шагыйрь Рифат Сәлах та катнашты. Ул үзенең чыгышын “Гыйбәдәт” әсәрен укудан башлады. Телне камилләштерү, үстерү өчен китапларны кече яшьтән үк гадәткә кертергә кирәклеген әйтте.
Әдәби бәйрәм викторина сораулары белән дәвам итте. Танылган әсәрләрдән өзекләрне танып-белү, Габдулла Тукайның тулы исем-фамилиясен атау кебек кызыклы гына сорауларга җаваплар алу кунаклар белән залда утыручылар арасында җылы мөгамәлә тудырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Чүпрәледә иҗатка, сәнгатькә гашыйк шәхесләрнең,танылган язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең булуы, алар белән горурланубыз хакында әйтеп узды. Киләчәктә дә мондый очрашуларның дәвамлы булуын, кунакларга иҗади удышлар теләде.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз