Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Иске Чүпрәле авылы мәчете картлары "Җылы йорт"та булдылар
2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Убидагы “Җылы йорт” социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең күбесе 7- 8 яшьтә. Әти- әниләре исән булып та монда яшәргә мәҗбүр булган сабыйлар күзенә карап күңел сызлана.
-Без дә аларны бик кызганабыз, бирегә бер бала да үз теләге белән килмәгән. Кайсы бала үз туган йортыннан аерылыр иде? Ни кызганыч, моңа гаиләсеннән дучар ителгән кайбер сабыйның ата- анасын балалар йорты алмаштыра,- ди Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы Әмир Аббазов. Әйе, җир өстендә шул ук һаваны сулап, табигать хозурлыгына сокланып (әгәр аны күрә белсә, билгеле) йөрүче әти- әниләр дә яши безнең арада. Күбесе сабыйның нәни йөрәгендә: “Бүген булмаса, иртәгә әнием килеп алыр”,- дигән өмет яшидер. Тик алар аны берәүгә дә әйтми, шушы кадәр авыр тойгыны күңелендә тирән сер итеп йөртә. Чөнки гаиләсеннән аерып алынган, әти-әни яратуыннан мәхрум ителгән бала өчен моннан да ачырак хәсрәт була да алмый. Монда мөдир булып эшләүче Алевтина Скорнякова кызларга һәм малайларга тиешле тәрбия бирү өчен шартлар булуы турында куанып сөйли.
“Имин булмаган гаиләләрне һәм аларда тәрбияләнүче балаларның социаль ятимлеккә дучар булу ихтималын кисәтү һәм булдырмый калу өстендә җитди чаралар күрү генә җәмгыятьтә сабыйларның әти-әни назыннан мәхрүм итү күренешен киметә ала. Әти-әни һәм туган йорт җылысын тоеп үскән бала гына һәрьяклы үсеш алырга сәләтле”,- ди ул. Әлбәттә, монда килеп җиткәнче төрле язмыш сынауларын үтәргә өлгергән, тормышның ачы камчысын татыган сабыйлар бу йортта үзләренә җылы яшәү урыны гына түгел, тиешле белем һәм тәрбия бирүче якын кешеләр дә табалар. Мәрхәмәтле һәм изге йөрәкле кешеләр дә аз түгел, аларның аяныч язмышына битараф була алмыйча хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузучылар да бар. Ходай Тәгалә аларның һәркайсына иман байлыгы һәм күңел тынычлыгы насыйп итсен. Иске Чүпрәле мәчетеннән бүләкләр алып килгән көнне Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Марат Хәлитов килеп керде. Ул да үз машинасы белән ит алып кайткан икән, ашханә кухнясына тапшырды. Бүләк алырга үрелгән сабыйларның күзендә аз гына булса да куанычлы шатлык чаткыларын күрдем. Биредә мондый мизгелләр ешрак булсын иде, ә барыннан да бигрәк, һәр бала үз әти- әнисенең нык канаты астында тәрбия алып, җәмгыятькә файдалы кеше булып үссен иде.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз