Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Офицер Гыйльметдин
2015 елның 8 июле, чәршәмбе
“Кызыл Йолдыз”, Беренче һәм Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, ике дистәгә якын медальләр белән бүләкләнгән Гыйльметдин Шиһабетдин улы Шәрәфетдинов – 92 яшен тутырганда да укытучыларга хас дөрес, матур сөйләме, балаларының ихлас кадер-хөрмәте белән, сугышта аны Европа юлларында исән-имин йөрткән, әмма үзләре һәлак булган атларны искә алганда чыккан күз яшьләре белән исемдә калды.
Гыйльметдин ага Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап, 1941 елның 21 июнендә Чүпрәле (ул чакта Буденый) районы туган авылы Кече Чынлыга башлангыч класслар укытучысы итеп билгеләнә. Икенче көнне 22 июньдә чыгарылыш кичәсендә Германия башлаган сугыш турында хәбәр килеп ирешә. “Шуннан без инде Бөек Ватан сугышының дөрләп янган юлларына таралдык”,- ди ул.
Хәрби комиссариаттан 1941 елның июль аенда Чкалов (хәзерге Оренбург) шәһәренә укырга җибәрәләр. Анда кавалерия училищесын тәмамлап чыккан яшь офицерны икенче Көньяк-Көнбатыш фронтының кавалерия полкына взвод командиры итеп билгелиләр.
–Ул вакытта фашистлар инде Сталинградка якынлашып киләләр иде. Безнең гаскәрләргә Воронеж, Орёл шәһәрләрен узып, Курск дугасындагы канлы бәрелешләрдә катнашырга туры килде. Авыр сугышлар белән 1943 ел да килеп җитте. Миңа инде эскадрон белән җитәкчелек итү вазыйфасын йөкләделәр. Каты көрәшләрнең берсендә авыр яраландым һәм мине Киров өлкәсендә урнашкан хәрби госпитальгә җибәрделәр, - дип искә ала Гыйльметдин ага.
1944 елда кавалерист егет яңадан хәрәкәттәге армия составына күчә һәм 1945 елга кадәр икенче Белорусс фронтында сугыша. Йөзәрләгән чакрым канлы, тузанлы юлларны атларда кичеп, Польша җиренә барып җитәләр. Гданьск шәһәрен гитлерчылардан азат итеп, Германиягә таба юл алалар, хәлиткеч көрәшләрдә катнашалар.
1948 елның февралендә демобилизацияләнеп, туган авылына – Кече Чынлыга – 1941 елның июнендә эшкә билгеләнгән мәктәпкә укытучы булып кайта. Читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый. Аннары Зур Чынлы, Яңа Шәйморзада укыта, Иске Тинчәледә мәктәп төзетеп, шунда директор булып эшли. Әнүзә исемле кыз белән гаилә корып, матур гомер кичәләр.
Алар илгә олы файда китерердәй, иң әһәмиятлесе үзләре бәхетле картлык, кадер-хөрмәттә яшәтерлек, тәүфыйклы 5 бала үстерәләр. Розалары ике дипломлы югары белемле укытучы, уллары Марс – Татарстанның Атказанган табибе, Гөлсирә – медицина фәннәре кандидаты, Чулпан– фармацевт, Суфия Яр Чаллы хакимиятендә бүлек җитәкчесе. Гыйльметдин абый белән Әнүзә апага 9 онык, 5 оныкчыкларын күрү бәхете дә тия әле.
Пенсиягә чыккач Чаллыга күченеп киләләр. Отставкадагы офицер әле озак еллар Чаллы башкарма комитеты карамагында оешкан Гражданнар оборонасы штабында эшли.
Сугыш ветераны бүген балаларының, оныкларының, дәүләтнең хөрмәтен-кайгыртуын тоеп, тормышына шөкер итеп яши. Ни кызганыч, Әнүзә апа гына иртәрәк китеп бара.
Минем бу язмам мөгаллим Гыйльметдин ага Шәрәфетдиновның укучыларына, якташларына яшьлектән кайтаваз, ә үзенә олы ихтирамым булып барып ирешсен иде.
Наилә ВИЛДАНОВА, ветеран-журналист, Чаллы шәһәре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз